24 май көне тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Славян әлифбасы һәм мәдәнияте көне

Бу бәйрәм славян әлифбасын төзегән изге Кирилл һәм Мефодийны искә алу белән бәйле. Аны XIX гасырда Болгариядә үткәрә башлаганнар, соңрак башка славян илләрендә дә билгеләп үтү традициягә керә. Россиядә баштарак бу бәйрәмне чиркәүдә генә билгеләп үтәләр. 1863 елда, славян әлифбасының төзелүенә 1000 ел булганда, дәүләт дәрәҗәсендә тантаналы төстә үткәрелә. СССР да ул 1986 елда торгызыла. Ә 1991 елда РСФСР Югары Советы Президиумы карары белән дәүләт статусы ала.

Кадрлар хезмәткәре көне

Бу рәсми булмаган һөнәри бәйрәм Россиядә 2005 елдан билгеләнеп үтелә. Аны гамәлгә кую идеясен Бөтенсоюз кадрлар конгрессы күтәреп чыга.

«Анадырь»

60 ел элек (1962) КПСС Үзәк Комитеты Президиумы утырышында «Анадырь» операциясен үткәрү турында тәкъдим кабул ителә. Монда сүз армиянең атом-төш коралын кулланучы хәрби подразделениеләрен яшерен генә Кубада урнаштыру турында бара. Идеяне КППС үзәк Комитеты беренче секретаре, СССР Министрлар Советы рәисе Никита Хрущев күтәреп чыга. Бу АКШ ның Кубага карата интервенциясенә һәм Төркия белән Италиядә Америка ракеталары урнаштыруга җавап йөзеннән була. 1962 елның октябрендә Кубадагы совет раекеталарын Америка разведкасы ачыклый. Бу хәл ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне шактый катлауландыра. Тарихка ул «Кариб кризисы» буларак кереп кала.

«Комсомольская правда»

97 ел элек (1925) 31 мең данә белән «Комсомольская правда» газетасының беренче номеры чыга. 1990 елда аның тиражы 21 млн 900 меңгә күтәрелә һәм ул Гиннесның рекордлар китабына кертелә. Бүген газета Россиянең 40 шәһәрендә нәшер ителә.

«Аврора»

122 ел элек (1900)  Санкт-Петербурта “Аврора” крейсеры суга төшерелә.  Тантанада император Николай II катнаша. «Аврора» 1903елда рус хәрби-диңгез флоты составына керә. Беренче тапкыр чиркану алып, рус-япон сугышында катнаша. 1906 елдан Санкт-Петербургта өйрәнүләр өчен кулланыла. 1917 елның 7 ноябрьгә каршы төнендә крейсер революция вакыйгалары уртасында кайный. «Аврора» залпы большевикларга Кышкы Сарайны алырга сигнал булган дип санала. 1922 елдан ул яңадан уку-өйрәтү корабленә әверелә. Анда курсантлар практика үтәләр. Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградны саклауда катнаша. Атышлар нәтиҗәсендә төпкә утыра. 1944 елда аны күтәрәләр һәм ремонтка куялар. Хәзер ул корабль-музей булып хезмәт итә.

«Евровидение»

66 ел элек (1956) Швейцариянең Лугано шәһәрендәге Курсааль театрында  беренче “Евровидение” җыр бәйгесе уза. Конкурста 7 ил – Бельгия, Голландия, Италия, Люксембург, Франция, ФРГ, Швейцария катнаша. Россия беренче тапкыр 1994 елда кушыла.  2008 елда Дима Билан җиңү яулый. Безнең җырчылар тагын дүрт тапкыр икенче һәм өченче урыннарны яулыйлар.

Беренче телеграмма

178 ел элек (1844) дөньяда беренче телеграмма җибәрелә. Хәбәр Вашингтоннан Балтиморга китә. Телеграмманы җибәрү ысулын Сэмюэл Финли Бриз Морзе уйлап таба.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 

 

 


Фикер өстәү