Татарстанда сәламәтлек саклау объектларын төзү һәм төзекләндерүгә 7,5 млрд сум акча тотылачак

2022 елда Татарстандагы сәламәтлек саклау объектларын төзү һәм төзекләндерүгә 7,5 млрд сум акча бүлеп биреләчәк.

Бу хакта журналистлар белән очрашуда республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Бу ел дәвамында Татарстанда барлыгы 65 сәламәтлек саклау объектын төзү һәм ремонт ясау ниятләнә.


Фикер өстәү