Татарстанда социаль объектларны төзекләндерү өчен 14 млд сум акча тотылачак

2021 елда Татарстанда социаль объектларны төзекләндерү өчен 14 млд сум акча тотылачак. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары  Ринат Абдуллин хәбәр итте.

– Хәзерге вакытта республикада 47 млрд сумлык 44 программа эшли. Бу акчаларның 14 млрд сумына социаль объектларны төзекләндереләчәк. Шуның 6 млрд. сумы күпфатирлы йортларны төзекләндерү өчен тотылачак. Президент программасы буенча тормышка ашырылучы “Безнең ишегалды” программасы өчен быел 8 млрд. сум тотылачак, – диде урынбасар.

Аның сүзләренчә, төзүчеләргә пандемия комачау итми. Узган ел да төзелеш тармагы бер көнгә дә эшен туктамаган. Быел да шулай булачак. Коронавирус финанслауга да комачау итмәгән.  Бер программа бетсә, икенче ярдәмгә килгән.

Ринат Абдуллин республикада быел планга кертелгән балалар бакчасы, мәктәпләрдә төзекләндерү эшләре булачагын да әйтеп үтте. Яңалары да салыначак, ди ул. Шулай ук Татарстан район-авылларында сафка баска ФАПларга да тукталды. Аларны төзү дәвам итә.

– Без ФАПларның кирәклеген аңладык. Зур шәһәрләр эчендәге бистәләргә дә кирәк алар.  Бүгенге көндә 50 ФАП төзелә, – ди ул.

Журналистлар күп фатирлы йортларда капиталь төзекләндерү ничек үтәргә тиеш дип тә сорадылар. Казанның бер урамында 1932 елны салынган йортка быел ремонт ясалыр вакыт җиткән. Әмма идарәче оешма подьезд эчләре төзекләндерелмичә калачак, дип әйткән. Бу хакта Ринат Абдуллинның да фикерен белештеләр.

–  Капиталь төзекләндерүгә килгәндә, дөрестән дә идарәче оешма ремонт эшләрен акча күләменә карап ясый. Төзекләндерү акчасының 50 проценты халыктан җыелган сумма, алган 25 е республика бюджетыннан, 25е район хисабыннан күтәрелә, – ди ул. – Подъезды төзекләндерелмичә калачак йортка килгәндә, без аны ачыкларбыз. Әлбәттә, кешеләрнең тышы да, эче дә матур йортта яшисе килә. Безгә һәрвакыт актив кешеләр ярдәм итә. Намуссыз хезмәт күрсәтүчеләр ачыкланса, алар шундук төзелеш өлкәсеннән китә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 

 


Фикер өстәү