Тотрыксызлык зур сугышка китермәсме?

Планетаның төрле почмакларында дәүләтләр арасында киеренкелек арта. Инде берничә атна рәттән Донбасс учагында зур сугыш ялкыны үрләтү омтылышлары көчәя.

Украина фронт сызыгында зур санлы гаскәрләр туплады. Россия дә үзенең көнбатыш чикләрендә кораллы көчләрен арттыра. Үткән атнада АКШның Штаб җитәкчеләренең Берләшкән комитеты башлыгы генерал Марк Милли Россия Кораллы көчләренең Генштабы җитәкчесе Валерий Герасимов белән сөйләшүләр алып барды. Сөйләшүләр темасы – Донбасс конфликты. Сугыш башлана калса, Украина ягы НАТОның һәм АКШның зур хәрби ярдәменә өметләнә. Якындагы айларда НАТО гаскәрләренең Украинада зур хәрби өйрәнүләре планлаштырыла. Киеренкелек арту уңаеннан, Вашингтонның Россиягә каршы куәтле санкцияләр кертүе ихтимал, дигән сүзләр дә йөри. Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы илләрне халыкара түләүләр системасы SWIFTка алмаш булырлык банкара акча йөртүче яңа халыкара система булдырырга һәм доллардан баш тартырга өнди, әмма әлегә уңышсыз. Пекин, әйтик, Мәскәүнең ул омтылышын якламады.

Африканың төньягында шулай ук зур конфликт төенләнә. Судан һәм Мисыр Эфиопия белән Нил елгасының уң кушылдыгында төзелә торган Африкадагы иң зур ГЭСны эксплуатацияләү шартлары турында килешә алмыйлар. Мисырда һәм Суданда, ГЭС эшли башласа, Нил елгасында кискен рәвештә су җитмәс дип куркалар. Бәхәс уяткан төзелеш инде 80 процентка башкарылган. Мисыр тулысынча Нил елгасындагы суга бәйле. Үткән атнада ил Президенты Габдел Фаттах әс-Сиси: «Беркем дә Мисырның бер тамчы суын да ала алмаячак», –  дип белдерде. Киресенчә булганда, төбәк күз алдына китерү дә катлаулы булган тотрыксызлыкның шаһиты булачак, ди ул.

Төркиядә исә Кара диңгез белән Мәрмәр диңгезне тоташтырачак зур канал белән бәйле рәвештә ил эчендә зур киеренкелек пәйда булды. Отставкадагы адмираллар һәм хәрби офицерлар яңа канал проекты уңаеннан ачык хат язып имзаладылар, Босфор һәм Дарданелл бугазлары аша кораблар йөрүне көйләүче Монтрё конвенциясен саклауны таләп иттеләр. Төркиянең рәсми хакимиятләре, яңа канал әлеге конвенциягә буйсынмаячак, дип белдергәннәр иде.

1936 елда Швейцариядә имзаланган Монтрё конвенциясе Төркиянең Босфор һәм Дарданелл бугазларына суверенитетын торгыза, бугазлар аша теләсә кайсы илнең сәүдә корабларының тыныч вакытта да, сугыш вакытында да үтеп йөрүен тәэмин итә. Хәрби корабларның үтеп йөрүе исә махсус кагыйдәләр белән чикләнә.

Отставкадагы офицерларның ачык хатын рәсми Әнкара илнең милли куркынычсызлыгына кизәнү дип бәяләде һәм дәүләт түнтәрелеше ясау омтылышына тиңләде. Төрек прокуратурасы якшәмбе көнне дүрт адмиралга карата эш ачты, аларны өч көн эчендә Әнкара полициясенә килергә тиешләр дип тапты.

Дәүләт эчендәге тотрыксызлык, югары җитәкчелекнең үзара тынышмавы башка илләрдә дә күзәтелә. Израильдә премьер-министр Нетанияху өстеннән суд бара. Аны алыштыручы премьер-министр Бени Ганц Нетанияхуны хөкүмәт җитәкчесе булырга яраксыз дип белдерде һәм дәүләт түнтәрелеше әзерләүдә гаепләде. Күптән түгел булып үткән сайлау нәтиҗәләре гыйбриләрдә шундый тарткалаш тудырды.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү