Китмәсен җаныем Донбасска

Пәнҗешәмбе таңы хәвефле атты. Россия Президенты Владимир Путин Мәскәү вакыты белән 5.30да, Донбасс республикаларының ярдәм сораган мөрәҗәгатьләренә җавап итеп, Украинаны «коралсызландыру (демилитаризацияләү) һәм нацизмнан азат итү өчен» махсус хәрби операция башлавы хакында игълан итте.

Мондый хәлнең котылгысызлыгы алдан мәгълүм иде инде. Башында АКШ торган Төньяк Атлантик Блок (НАТО) Мәскәүне бу адымга күптән этәрә инде. Укучылар аптырар, бәлки, Байден да, Макрон да, башка держава лидерлары да Мәскәүне һөҗүм итмәскә өндиләр бит, диярләр. Без публикага ясаган чыгышларны гына күрәбез, сәхнә артын күрмибез. Вашингтоннан инде сугышның датасын берничә тапкыр билгеләделәр, вәләкин Кремльдә сугыш башламаячакларын кат-кат ассызыкладылар. Россиянең АКШтагы илчесе Анатолий Антонов берничә көн элек кенә CBS телеканалына биргән әңгәмәдә: «Мин расларга телим: Донбасс һәм Луганск – алар Украина җире», – дип әйткән һәм һөҗүм турында сүз дә була алмавына ышандырган иде. Ул әңгәмә суынып та бетмәде, Кремльгә әлеге ике төбәкнең бәйсезлеген танырга туры килде. Моның өчен җирлек бик авырлык белән һәм ашыгыч әзерләнде. Тагын искә төшерик: Путин үзе дә Дәүләт Думасының бәйсезлекне тану турында мөрәҗәгатен кире какты башта. Әмма халыкара лидерлар клубы күптән инде Россия җитәкчелегенә сайлау мөмкинлеге калдырмады.

Авторның субъектив фикере дип кабул итә аласыз моны, әмма ул фактлар белән раслана. Көнбатыш лидерлары, әгәр теләсәләр, Мәскәүне куркыныч адым ясаудан туктата алалар иде, НАТО блогы белән көчләр чагыштырмасы Россия файдасына түгел. Моны Путинның үзенең дә берничә тапкыр әйткәне бар. Әмма Вашингтон сугышка катышмаячакларын әйтеп, Мәскәүне даими тынычландырып, котыртып килде. Россия җитәкчелеге үз алдына нинди бурыч куелуын яхшы аңлый иде, әмма аны үтәргә озак вакытлар кыюлыгы җитмәде. Ышанмасагыз, Куркынычсызлык советы утырышында Тышкы разведка идарәсе директоры Нарышкин әфәнденең үзенә сүз бирелгәч, ничек каушавын һәм тотлыгуын карагыз. Владимир Владимирович үзен кыюрак тота, билгеле, вәләкин аңа да рәхәт түгел. Мәскәүнең вазгыятькә карашлар эволюциясе ничек үзгәрүеннән дә аны сугышка этәрүләрен аңлап була. Башта Донецк һәм Луганскиның бәйсезлеген тану белән котылырга теләделәр. Бәйсезлек аларның гамәлдәге чикләрендә генә булуын ассызыкладылар. АннанДонбасс республикаларының зуррак мәйданда булырга тиешлеген искә төшерергә мәҗбүр иттеләр. Һәм инде, ниһаять, бөтен Украина чиген диярлек иңләп  махсус хәрби операция игълан итәргә туры килде.

Россия Президенты Украина хәрбиләрен корал ташларга һәм өйләренә кайтып китәргә өндәде. Бу таләпне үтәүчеләр сугыш барган урыннардан тыныч кына гаиләләренә кайтып китә алачак. Кан коелган очракта исә бөтен җаваплылык Украинада идарә иткән хакимият өстендә булачак, диде Путин. Украина халкына мөрәҗәгать итеп, Президент Россиянең бу адымын киләчәктә тагын да куркынычрак вазгыятьне булдырмый калу белән аңлатты. «Безнең Украина территорияләрен яулап алу планы юк», – диде ул.

Пәнҗешәмбе иртәсендә ясаган мөрәҗәгатендә Путин чит илләрне вакыйгага тыкшынудан кисәтте: тарихта күрелмәгән җавап биреләчәген әйтте.  Ил лидерлары үзләрен менә болайрак тоталар. Әрдоган Путинга шалтыратып, һөҗүм белән килешмәвен әйтте. Байден тукталырга куша һәм санкцияләр белән яный. Доллар йөз сумны иртән үк узып китте инде. Мәскәү биржалары ачылмады. Финляндия Президенты Россия гамәлләренең Украинага каршы булуын, әмма бөтен Европадагы куркынычсызлыкка янавын белдерде. Бөекбританиянең оборона министры Уоллес: «Шотланд гвардиясе патша Николай Iнең арт сабагын Кырымда 1853 елда укытты. Без моны тагын кабатлый алабыз», дигән белдерү белән чыкты. Көнбатыштагылар хәрби операцияне туктауны таләп итә, санкцияләр белән куркыталар. Визаларны юкка чыгарырга, мөнәсәбәтләрне өзәргә өндиләр. Кызганыч, килешү юлларын эзләргә тәкъдим итүчеләр генә күп түгел. Ә утырып сөйләшергә барыбер туры киләчәк. Корал куллануның әле беркемгә дә файда китергәне юк.

Без нәрсә эшлибез алабыз соң? Куркыныч вакыйгаларны куркып күзәтүче гади халыкның теленнән төшми бу сорау. Иң мөһиме кеше булып калырга тырышасы иде. Коткы тарату ракеталардан да куркынычрак булган заманда яшибез чөнки.

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: https://svs-gru.ru/novosti/armiya/v-mo-rf-predupredili-o-provedennyh-postanovochnyh-videosemkah-s-yakoby-massovymi-zhertvami-sredi-grazhdanskogo-naseleniya-ukrainy/html


Фикер өстәү