Икмәк белән сөт булса…

Район, хуҗалык җитәкчеләренә мактау һәм шелтә сүзләре иң күп эләккән коллегия булды бу. Ел дәвамында тырышып эшләгән, табышларын арттырган, эшчеләренә яхшы хезмәт хаклары түләгәннәр макталды, ә терлек санын киметкән, азык әзерләүгә җитәрлек дәрәҗәдә игътибар биреп бетермәгән җитәкчеләргә шелтә тыңларга туры килде. Шулай итеп, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык коллегиясендә тармактагы күрсәткечләр буенча лидерлар һәм аутсайдерлар ачыкланды.

Хезмәт хаклары

Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе белгечләренә ун автомобиль тапшырды һәм «ТатАгроЭкспо» авыл хуҗалыгы күргәзмәсен карап чыкты. Анысы әле бүген дә дәвам итә.

Утырышта төп доклад белән чыгыш ясаган Татарстан вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тагын бер тапкыр 2021 елның аграрийлар өчен уңышсыз булуын билгеләп узды. Узган ел барлык категорияләр буенча тулай продукт 237,2 млрд сумны тәшкил иткән. Әлеге күрсәткечләр Идел буе федераль округында беренче булса да, Россия төбәкләре арасында нибары җиденче баскычка урнашырга гына мөмкинлек биргән. «План буенча без 284 млрд сумнан да ким булмаган нәтиҗәләр күрсәтергә тиеш идек. 47 млрд сум җитмәде. Әлеге акча тармакны алга таба үстерер өчен кирәк иде», – диде Марат Җәббаров.
Узган ел ашлык, яшелчәләр һәм шикәр чөгендерен җыеп алуда югалтулар булса да, сөт җитештерү буенча позицияне саклап калуга ирешелгән. Ә йомырка җитештерүдә сизелерлек алга киткәнбез.

– Узган ел без 138 млрд сум акча эшләдек. Авыл хуҗалыгы оешмаларының рентабельлеге, субсидияләрне искә алып, 11,6 процентны тәшкил итте. Моңа без 2020 елдагы ашлык запасын яхшы бәядән сатып ирештек. Ел дәвамында терлекләргә узган еллардагы арзанлы ризык ашаттык. Быел яңа уңыш алганчы андый мөмкинлек юк. Хәлләр бәяләр арту белән дә катлаулыланды. Ашлык кушылмаларының уртача бәяләре аерым позицияләр буенча хәтта 50 процентка кадәр артты, – диде министр.

Коллегиядә авыл хезмәтчәннәренең хезмәт хаклары, районнарда акча эшләү мәсьәләсенә кат-кат басым ясалды. Марат Җәббаров сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакын 5 процентка күтәрергә планлаштырылган булган. Чынлыкта 24 процентка арттыра алганнар. Быелга да бурычлары зурдан: республикадагы уртача хезмәт хакыннан 80 процентка күтәрүгә ирешмәкчеләр. Иң зур хезмәт хакларын Яшел Үзән, Тукай, Мамадыш, Мөслим, Буа һәм Тәтеш районнарында алалар икән. Әлеге районнар халкы уртача район дәрәҗәсеннән югарырак хезмәт хакы алып эшли. Ә менә Әгерҗе, Яңа Чишмә һәм Баулыда яшәүчеләрнең хезмәт хаклары уртача республика дәрәҗәсеннән 40 процентка кимрәк.
– Хәтта бер районда яшәүче эшчеләрнең хезмәт хаклары 1,5–2 тапкырга аерыла. Бүген авылда кешеләрне 15–20 мең сум акча белән тотып калып булмый, – диде министр. – Безнең әлегә бер эшчегә 700 мең сумнан да азрак керем алучы хуҗалыклар бар. Мондый аз күрсәткеч белән айга 30 мең сум түләү мөмкин түгел. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга кирәк.
Чагыштыру өчен, узган ел республика буенча 1 эшченең хезмәт җитештерүчәнлеге 2,8 млн сумны тәшкил иткән. Югары технологияләр кулланып эшли торган компанияләрдә ул күрсәткеч кеше башына 9 млн сумга җиткән, ә уңышлы агрофирмаларда 5 млн сумнан артып киткән. Бу уңайдан министрның мактау сүзләре Әтнә районының «Таң» хуҗалыгына барып иреште. Алар елына 561 млн сум табыш алуга ирешкән, шуның 76 проценты сөт җитештерүдән кергән.

Соңрак үз чыгышында хезмәт хаклары мәсьәләсенә Рөстәм Миңнеханов та тукталды.
– Хезмәт хакы авылда эшләр өчен стимул булып тора. Кызганычка, әлегә авылда хезмәт хакы аз. Ләкин кешеләр бит акча эшләргә тиеш. Авылда эш җиңел түгел, ә хезмәт хаклары – айга 20–25 мең сум. Бу мәсьәләнең кадрлар кайту, белгечләрнең сыйфаты белән бәйле икәнлеген аңларга тиешбез, – диде ул.
Һава торышы гына гаепле түгел
Билгеле булганча, авылда тормыш шартларын яхшырту буенча тырышып эшли торган районнарның ел саен рейтингы төзелә. Быел да Тукай, Әтнә, Балтач, Саба, Буа һәм Кукмара районнары лидерлар рәтендә. Алар терлекчелектә дә, игенчелектә дә башкаларга караганда югарырак күрсәткечләргә ирешә. 2020 ел белән чагыштырганда Мамадыш, Алабуга һәм Чистай районнары да күрсәткечләрен яхшырта алган. Тулай продукт бәясе күрсәткечләре буенча, корылык булуга карамастан, Әтнә, Тукай, Саба һәм Кукмара районнары яхшы нәтиҗәләр биргән. Сөт савып алуда да моңа кадәр телгә алынган районнар макталды. Алар – Саба, Мамадыш, Кукмара һәм Балтач районнары.
Шул ук вакытта Татарстанның унбиш районында соңгы елларда бер терлекчелек комплексы да  төзелмәгән. Аларда 2021 ел дәвамында бер сыерга уртача савым нәтиҗәлелеге 5 мең килограммнан түбән. Болар – Лаеш, Әгерҗе, Ютазы, Әлки, Яшел Үзән, Лениногорск, Менделеевск, Кама Тамагы, Кайбыч, Яңа Чишмә, Баулы, Чирмешән, Чистай, Спас һәм Апас районнары. Марат Җәббаров әйтүенчә, бу районнар терлек тоту һәм ашатуның автоматлаштырылган технологияләрен кулланмый, аларда терлек азыгы үзәкләре дә юк. Ә бит авыл хуҗалыгы тармагы кеременең 70 проценттан артыгы терлекчелек продукциясен сатудан керә.
– Барлык хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм: агробизнестагы уңышсызлыкларыгызны һава торышына салтаудан туктагыз. Реаль нәтиҗә бирә торган технологияләр кулланыгыз. Алдынгы хуҗалыкларга барып аларның эш тәҗрибәсен өйрәнегез, – дип шелтә белдерде министр артта баручы район һәм хуҗалык җитәкчеләренә.

Бурыч – ким дигәндә 4 млн тонна ашлык
Коллегиядә Мәскәү кунагы – Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Оксана Лут та катнашты. Ул Татарстанның җиңел сәнәгатьтә алдынгы төбәк булуын һәм федераль ярдәм күрсәткәндә республиканың өстенлеккә ия булуын ассызыклады.

Утырыш ахырында Рөстәм Миңнеханов шәхси хуҗалыкларны үстерү белән кызыксынмаган, бер фермеры да субсидия алмаган районнарны әйтте. Алар – Әлмәт, Теләче, Әтнә, Зәй, Баулы районнары.
– Эре, урта хуҗалыкларда бардыр, аңлыйм, ләкин алар да  – безнең кешеләр, без кулланырга тиешле мөмкинлекләр. Муниципалитет, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыкларын моңа игътибарлы булуын сорыйм, – диде ул.
Чыгышының ахырында исә быелгы уңышка зур өмет баглавын һәм 4 млн тоннадан да ким булмаган күләмдә ашлык җыеп алырга кирәклеген белдерде.

– 4 млн тоннадан да ким булмаган күләмдә ашлык җыеп алу бурычын куябыз, – диде ул. – Бу ким дигәндә шулай. Әгәр барлык технологияләрне һәм агротехник вакытларны сакласак, мондый планны башкарып чыга алабыз. Кайбер хуҗалыклар 40–50 процент рентабельлек белән эшләде.
Президент бүген аграрийлар алдында торган төп бурыч язгы кыр эшләренә әзерлек булуына басым ясады. Кыска вакыт эчендә машина-трактор паркын әзерләргә кирәклеген әйтте.
– Соңгы ике елда без 7 мең яңа техника сатып алдык. Һәм бу эш дәвам итә. Заманча техника кыска вакыт эчендә кыр эшләрен төгәлләргә мөмкинлек бирүенә ышанам, – диде ул.

Зөһрә Садыйкова

Фото:https://www.agropraktika.com/news/eksperty-nazvali-produkty-kotorye-rossiyane-pokupayut-chashche/

 


Фикер өстәү