Берләштерүче көч. Президент сайлавына әзерлек башланды

Илдә 2024 елның язында узачак Президент сайлавына әзерлек башланды. Ил тарихында тәүге тапкыр Илбашы өчен өч көн тавыш бирәчәкбез. Әлеге вазыйфага тәүге кандидат та билгеле: Владимир Путин 2024 елда узачак Президент сайлавында катнашачагын әйтте. Бу хакта ул Кремльдә узган рәсми чарадан соң, Россия Геройлары белән аралашканда хәбәр итте.

Көтелгән дә, көттергән дә яңалык бу. Халык арасында Владимир Путин киләсе Президент сайлавында катнашачакмы-юкмы дигән сорау моңа кадәр дә яңгырады. Тик рәсми төстә җавап юк иде. Илдә яшәүчеләр гозерен Владимир Путинга Донецк Халык Республикасы парламенты спикеры, «Спарта» батальоны командиры Артем Жога җиткерде. «Сез – безнең Президент, сез безгә кирәк», – дип мөрәҗәгать итте ул Илбашына алда торган сайлауга ишарәләп. Владимир Путин каршы килмәде. «Яшермим, төрле вакытта моңа бәйле төрле уйлар булды. Әмма хәзер, сез хаклы, карар кабул итә торган вакыт. Мин Россия Президенты вазыйфасына үз кандидатурамны тәкъдим итәчәкмен», – диде Владимир Путин. Әлеге яңалык Кремль диварларында узган рәсми булмаган сөйләшү барышында да, ил күләмендә дә хуплау тапты.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, ил өчен тарихи борылыш чорында Владимир Путинның шундый карарга килүе Президентка үз халкының язмышы иң зур кыйммәт булып торуын тагын бер кат күрсәтә. Аның әйтүенчә, Владимир Путин һәрвакыт кешеләрнең фикеренә һәм ярдәменә таяна.

– Бүген, ил шундый зур басым кичергән бер мәлдә, нәкъ менә ул барыбыз өчен дә берләштерүче көч булып тора. Президент ярдәме белән республика илнең әйдәп баручы төбәкләреннән берсенә әйләнде. Татарстанда федераль программалар буенча юллар, хастаханәләр, мәктәпләр төзелә. Боларның барысы да халыкның тормышын яхшырту өчен эшләнә. Бу – яңа эш урыннары, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту дигән сүз. Дәүләт башлыгы җитәкчелегендә илебезнең алга таба да ныгыячагына ышанам, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Гамәлдәге Илбашына халык та ышана. Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге үткәргән соңгы сораштыру мәгълүматларына караганда, илдә яшәүчеләрнең 78,5 проценты Владимир Путинны хуплый. Респондентларның 89 проценты аның тыныч холкын югары бәяләгән. Халыкка Илбашының тәвәккәллеге һәм ихтыяр көче дә ошый икән.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйтүенчә, көчле илгә – көчле җитәкче кирәк.

– Яңалыкны ишеткәч, кәефем күтәрелде, – диде ул бу уңайдан. – Чөнки хәзерге шартларда уңышлы үсүче илебезнең көче тагын да арта.

Минтимер Шәймиев фикеренчә, Владимир Путин озак еллар дәвамында төрле җаваплы вазыйфаларда эшләп үз мөмкинлекләрен исбатлап күрсәтте инде. «Ул булдырачак. Бу – дөрес сайлау», – диде ул.

Билгеле булганча, Владимир Путин моңа кадәр Россия Президенты вазыйфасына дүрт тапкыр – 2000, 2004, 2012 һәм 2018 елларда сайланды. Конституциягә төзәтмәләр керткәннән соң, ул 2024 елда узачак сайлауларда да үз кандидатурасын тәкъдим итү хокукына ия. Киләсе сайлауда җиңгән очракта, Владимир Путин 2030 елга кадәр ил белән идарә итәчәк.

– Илдә яшәүчеләрнең күпчелегенә кебек үк, миңа да бу – теләгән һәм көтелгән хәбәр, – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Мондый авыр, катлаулы вакытта Владимир Путин күпмилләтле Россияне берләштерде һәм безнең зур Ватаныбыз тормышына кагылган планнарны уңышлы рәвештә тормышка ашыра.

Аның фикеренчә, Татарстан халкының Владимир Путин кандидатурасын хуплаячагына да шик юк.

2024 елда узачак Президент сайлавы тәүге тапкыр өч көн дәвам итәчәк. Сәяси чара 15–17 мартта узачак. Моңарчы Илбашы өчен өч көн буе тавыш биргән булмаса да, әлеге тәртип ил халкына таныш инде. Пандемия чорында, халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, Дәүләт Думасына сайлауда шундый тәҗрибә кулланылды. Соңрак илнең кайбер төбәкләрендә аны Бердәм тавыш бирү көнендә дә файдаландылар. Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Элла Памфилова сүзләренә караганда, 25 февральдән 14 мартка кадәр алдан тавыш бирү оештырылачак. Үзеңә уңайлы тавыш бирү участогын сайлауда «Мобиль сайлаучы» хезмәтеннән дә файдаланырга мөмкин булачак. Тик моның өчен алдан гариза язарга кирәк. Ерак авылларга исә махсус автобуслар җибәрергә ниятлиләр. Россия Президенты вазыйфасына кандидатларны 10 февральдән дә соңга калмыйча теркәп бетерәчәкләр. Ул арада ил күләмендә, шул исәптән Татарстанда, Президент сайлавы турында искә төшерүче игълан такталары күренә башлады инде.

 

Раил ГАБДРАХМАНОВ, Россия Герое:

– Владимир Путинның әлеге карарны кабул итүенә, националистларга каршы хәрби көрәшебезнең барлык этаплары да аның җитәкчелегендә узуына сөенәм. Катлаулы чорда ул күпмилләтле илебезне, барлык көчләрне берләштерә һәм дөрес карар кабул итә алды. Болар барысы да фронтта сизелә һәм күренә.

Салават ФӘТХЕТДИНОВ, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты:

– Башкача була да алмый. Владимир Владимирович башлаган эшләр байтак һәм ул аларны төгәлләргә тиеш. Ул – бик тәгаен кеше. Эш кешесе. Улыма әйткәнемчә, Владимир Путин – ил тарихында беренче аек фикер йөртүче Президент, бу туры һәм күчерелмә мәгънәсендә дә шулай. Бу яктан без оттык.

Ринат ФАЗЫЛОВ, Бөтенроссия халык фронтының Татарстандагы төбәк башкарма комитеты җитәкчесе:

– Мин үземне Илбашыбыз Владимир Путин командасы әгъзасы дип саныйм. Шуңа күрә аның Россия Президенты сайлавында катнашуын тулысынча хуплыйм. Президентыбыз хәзерге кебек тарихи чорда илебез, күпмилләтле халкыбыз язмышы өчен җаваплылык алудан курыкмавын тагын бер кат раслады. Ватаныбызның киләчәге өчен борчылган һәркем Владимир Путинның Россия Президенты сайлавында катнашуы турында игълан итүен зур сабырсызлык белән көтте. Ул – дөнья күләмендә үз иле, үз халкы турында уйлаучы көчле лидерларның берсе. Аңа һичшиксез ышаналар һәм теләктәшлек күрсәтәләр.

Арман КОСТАНЯН, республика «Ел укытучысы – 2023» бәйгесе җиңүчесе:

– Илбашының үз кандидатурасын тәкъдим итүе бик әйбәт. Ни өчен дигәндә, аңа тиңдәш булырдай башка кеше юк. Владимир Путин – җитди лидер. Мин моны аның белән булган очрашудан да чыгып әйтәм. Владимир Путин кебек җитәкче булганда, бар да яхшы булачак. Бездә бүген болай да хәлләр бик әйбәт. Сайлауда кем җиңәсен исә халык үзе сайлаячак.

Шамил ЯКУПОВ, Татарстанның «Студентлар лигасы» президенты:

– Бу хәбәрне куанып кабул иттек. «Студентлар лигасы» 1996 елда – моннан 27 ел элек оешкан. Бу вакыт эчендә күп нәрсә үзгәрде. Яшьләр өчен мөмкинлекләр артты. Әйтик, махсус конкурс нигезендә фатир бирү, транспорт гранты, бик күп проектлар тормышка ашырыла. Яшьләр мөмкинлекләр мохитендә яши. Владимир Путин яшьләр тәкъдимнәрен хуплый. Әйтик, әле күптән түгел генә фән белән шөгыльләнүче аспирантларның стипендиясен арттыру турында да билгеле булды. Мин үзем дә –аспирант. 15 мең стипендия алган егеткә 75 мең сум алу күпкә яхшырак бит.

 


Фикер өстәү