Татарстанда салкыннар чигенә, әмма җил көчәя. Юлларда сак булыгыз!

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе киләсе көннәргә һава торышын фаразлады. 12-15 декабрьдә республикада температура акрынлап күтәрелә башлаячак, ямым-төшем көтелми. Әмма җил көчәячәк. Белгечләр әйтүенчә, өшү куркынычы арта.

12 декабрьдә төнлә һәм иртән республикада һава температурасы -18..-23 градус чамасы суык булачак, көнчыгыш районнарда исә -25..-30 градуска төшәргә мөмкин. Көндез исә -14..-19, көнчыгышта — 22 градус суык булыр дип фаразлана. 13 декабрьдә температура бераз күтәрелеп төнлә — 17..-22, ә көндез -12..-17 градус салкын көтелә. Пәнҗешәмбе, 14 декабрьдә төнлә -15..-20, көндез исә -10..-15 градуска кадәр суык буласын фаразлыйлар.
Белгечләр фаразына караганда, 15 декабрьдә явым-төшем ихтималы юк, төнлә -13..-18°, ә көндез -8..-13° градус суык көтелә. Шимбә температура тагын да күтәрелеп, көндез -6..-11 градус булыр дип фаразлыйлар. Әмма кар һәм буран чыгу ихтималы бар. Юлларда сак булыгыз!

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, узган атнада Татарстанда температура урыны белән нормадан хәтта 28 градуска түбәнрәк төшкән. Мөслимдә, әйтик, -39 градус суык булган.


Фикер өстәү