Элегрәк Казанның Совет районы суды аны саксызлык аркасында үлемгә китерүдә гаепле дип тапкан һәм 1 ел һәм 10 айга иреген чикләүгә хөкем иткән, ике ел ярымга этләр үрчетү һәм тоту эшчәнлеге белән шөгыльләнүне тыйган иде. Шулай ук аны өч зыян күрүче файдасына икешәр миллион сум түләргә мәҗбүр иткәннәр.
Соңрак Лившиц хөкем карарына шикаять биргән. Югары суд Лившиц шикаятен өлешчә канәгатьләндерде һәм һәлак булучының туганнарына мораль зыян компенсациясе күләмен киметте. Хөкем ителүче иренә һәм әнисенә – 1 млн сум, ә сеңлесенә – 500 мең сум түләячәк, дип яза Татар-информ.
Исегезгә төшерәбез: фаҗига 2024 елның 9 ноябрендә булды. 17 эт промбаза территориясеннән чыгып, Жанна Хөсәеновага һөҗүм итте. Зыян күрүче хатынның күп санлы җәрәхәтләрдән гомере өзелде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез