Олег Морозов: Алга таба Россиянең мәнфәгатьләрен исәпкә алмыйча мөмкин булмаячак

Дәүләт Думасының Контрольлек комитеты рәисе Олег Морозов Россиянең Украинада махсус хәрби операция башлавы уңаеннан аңлатма бирде.

“Россия гамәлләрен тынычлык урнаштыру операциясе һәм агрессорны тынычлыкка мәҗбүриләү рәвешендә карарга кирәк, – диде ул. – Россиянең көнбатыш чикләрендә тынычлык һәм иминлекне саклау өчен башка чарасы калмады. Минск килешүләрен сәяси чаралар белән тормышка ашыру омтылышларына Киевның Көнбатыштагы “дуслары” ярдәмендә аяк чалынып килде. Киев режимының Россиягә һәм Донбасс республикаларының халык милициясенә каршы тору өчен җитәрлек дәрәҗәдә хәрби ресурслары һәм көчләре юк. Якындагы көннәрдә Украинаның, димәк, Европаның сәяси картасы үзгәрәчәк, бу исә Көнбатышка яңа геосәяси шартларда дөнья иминлегенең яңа корылышы турында уйланырга мәҗбүр итәчәк. Украинада тынычлык урнаштыру операциясе глобаль иминлек турында яңа сөйләшүләргә этәргеч бирергә тиеш. Көнбатыш Россия белән сөйләшергә теләмәде, гәрчә Россия үз тәкъдимнәрен кәгазьдә бәян итсә дә. Хәзер бу тәкъдимнәр турыдан-туры җирдә һәм сәяси карталарда чагылыш табачак. Шулай итеп, алга таба Россиянең мәнфәгатьләрен исәпкә алмыйча мөмкин булмаячак.


Фикер өстәү