Планетаның башка почмакларында да хәрби конфликтлар шытарга азаплана

Үткән атнада геосәяси вазгыять динамикасы артты. Атна азагы җәнҗаллы белдерүләр, зур сугышка әверелү ихтималы булган конфликтлар учагын дөрләтергә тырышулар, вакыйгаларның тизләнүе белән истәлекле булды.

Европада берьюлы диярлек берничә саммит узды. Америка лидеры Джо Байден катнашында европалы җитәкчеләр Россиягә каршы бердәм хәрәкәтләр планын төзергә тырышты. Зур сөйләшүләрдән соң, Байден Польшага килде. Украина чигеннән 80 километр гына ераклыкта урнашкан Жешув шәһәрендәге америкалы гаскәриләр белән сөйләште, бер табынга утырып ашады. Америка президентының Польшага визиты зур сенсация белән төгәлләнергә тиеш дип көтелде. Бигрәк тә аның Варшавада шимбә кичендә ясаячак нотыгы зур сәяси шартлау ясар, дигән хәбәрләр таратылды. Варшава нотыгында зур яңалыклар ишетелмәде ләкин. Украина ягыннан торып НАТО конфликтка катнашмаячак, әмма Мәскәүгә санкцияләр басымы дәвам итәчәк, Киевка корал белән ярдәм итү туктамаячак. Ләкин Жешувтагы базада солдатлар белән сөйләшкәндә, хәтерсез Байден сенсация булырлык бер фраза ычкындырды ычкындыруын. «Украиннарның батырлыгын үз күзләре белән күрү һәм бәяләү анда (ягъни Украинага. – Р.Ф.) баргач мөмкин булачак», – дигән сүзләр әйтте. «Российская газета» моны Байден АКШның киләчәктә Украинага үз гаскәрләрен кертү планын сатты дип бәяләде. Моннан тыш Польшада Путинны хакимияттән читләштерү нияте булып аңлашыла торган сүзләр дә яңгырады. Хәзер Вашингтон дипломатиясе Байден сүзләрен «чистартып», аның белдерүләрен йошартып азаплана, Россиягә каршы да, аның Президентына каршы да агрессив ниятләр юклыгына ышандырырга тырыша. Байден үзе дә сүзләреннән баш тарта.

Россиянең көнбатыш чикләрендә генә түгел, планетаның башка почмакларында да хәрби конфликтлар шытарга азаплана. Азәрбайҗан Таулы Карабах төбәгендә яңадан «Байрактар»лар кулланды. Баку үзен бик дорфа тота. Бу уңайдан Иран ягыннан көтелмәгән белдерү яңгырады. Тәһран үз гвардиясенең (Ислам революциясен саклаучылар корпусы) Ереванны яклаячагын белдерде. Конфликт үсеп китә калса, Иран – Азәрбайҗан – Төркия» катнашындагы зур бәрелешкә әверелү ихтималы бар дигән сүз монысы. Россия дә читтә кала алмый. Әлегә конфликт борнау стадиясендә томаланды шикелле.

Согуд корольлегендә хәл яңадан кискенләште. Җомга көнне Йәмән гыйсъянчылары нефть державасының Җиддәдәге инфраструктурасына чираттагы ракета һөҗүме ясадылар. Янгын чыгып, ут бер резервуардан икенчесенә күчте. Согуд Гарәбстаны моңа гарәп илләре коалициясенең хәрби операция башлавын игълан итеп җавап бирде. Йәмәннең Кызыл диңгездәге порт шәһәренә авиаһөҗүмнәр ясалды. «Әль-Мәсира» Йәмән телеканалы белдерүенчә, медицина үзәге зыян күргән.

Европа театрында тагын бер хәрби конфликт куркынычы пәйда булды: Сербия Косовога каршы кораллы һөҗүм ясау ниятен игълан итте һәм калканлы техникасын хәрәкәткә китерде. Франция үзенең атом-төш кораллы көчләрен хәрби хәзерлек хәленә китерүе турында белдерде. Атом-төш очлыклы ракеталар белән коралланган өч су асты көймәсе ачык диңгезгә чыкты. Бу – французларның соңгы утыз елда беренче тапкыр шулай кыланулары.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

Фото: https://pixabay.com/


Фикер өстәү