Караңгылык таң алдыннан көчәя – 2: «ВТ» журналистының 2023 елга ФАРАЗЛАРЫ

2021 елның декабрендә шундый исемдә яңа елга фаразлар язуыбызга бер ел үтеп тә киткән икән инде. Үткән елгы фаразларда без төп сызык итеп: «…2022 елда, мөгаен, төп халыкара вакыйгалар Көнбатыш – Россия, Көнбатыш – Кытай яссылыгында барыр. Әгәр конфликт Көнбатыш – Кытай мәйданында көчәйсә, Россиягә Көнбатыш белән аркадашлык итәргә туры киләчәк. Учак безнең көнбатыш чикләрдә ягылса, бер дә яхшыга түгел», – дигән юлларны алганбыз.

Кызганыч, безнең фаразның икенче өлеше тормышка ашты. Һәм без 24 февральдән башлап махсус хәрби операция китереп чыгарган кыенлыклар һәм авырлыклар дулкынында яшибез. Путин хәрби хәрәкәтләрнең озак һәм дәвамлы процесс булачагын әйтте. Димәк, 2023 елда да безнең тормышка Украина белән конфликт тирән эзен салачак. Мәскәү өчен каршылыкны Россия – Көнбатыш конфликтына үстермәү бик мөһим. Кремльдә моны аңлыйлар, әмма вакыйгалар үсеше аерым кешеләр ихтыярыннан башка бара.

Ел Россия өчен шактый катлаулы шартларда төгәлләнә. Нефтькә чик бәя билгеләү Россия чималының кыйммәтен дә, сату күләмен дә кискен түбәнәйтте. Bloomberg агентлыгы: «Бәяләр «түшәм»е гамәлгә кергән беренче атнада ук Россия нефтен экспортлау 54 процентка кимеде», – дип белдерде. Моның нәтиҗәсен без валюта курсларында күзәтәбез: соңгы тәүлекләрдә сум сизелерлек йомшарды. «Открытие» банкы җитәкчесе Задорнов долларның 75 сумлык курсын фаразлый, әмма глобаль рецессия көчәеп, «кара алтын» бәясе төшсә, 80–85 сумлык доллар да гадәти күренеш булачак, дип әйтә. Ләкин валюта курслары артык куркыныч нәрсә түгел. Халык хәзер моны тыныч кабул итә, паника юк. Матди кыенлыкларга түзеп була әле. Алар көчәячәк, әлбәттә, әмма без – матди проблемалар аша үтәргә өйрәнгән кешеләр.

Турбулентлык җәмгыять тормышының бар тармакларында да арта һәм бөтен планета буйлап җәелә, шунысы бик начар. Авырлыклар хакындагы фаразлар укыганда, укучыларда «автор аларны шатланып көтә» дигән ялгыш караш туарга мөмкин. Бу һич тә алай түгел, җилкәләргә тормыш авырлыгы өстәлүен бу юлларны язучы да теләми. Әмма тарихи үсешнең мантыйгы шундый: вакыйгалар агышы тизләнәчәк һәм торган саен катлауланачак.

2022 елның Казахстандагы канлы фетнә белән башланып китүен искә төшерик әле. Ярсыган халыкның күтәрелеп чыгуы планетаның бар почмакларына да утлы очкын кебек таралды. Хәтта хакимиятләр алдында күндәм һәм юаш булырга өйрәтелгән Кытай халкы да, пандемия чикләүләренә түзмичә, сәяси лозунглар күтәреп, компартиягә каршы шигарьләр кычкырып, бер дулап алды. Си Цзиньпинның кискен артка чигереп, вазгыятьне йошартып калуы гына хәлне тотрыкландырды.

Иранда кайнар вакыйгалар туктамый. Аны «хатын-кыз фетнәсе» дип атап булыр иде. Ярсулы һәм канлы бәрелешләрдән соң, гыйсъянчылык хәрәкәте басыла төште, әмма баш күтәрүчеләр режимны икътисадый яктан какшату ысулын сайлый башлады. Соңгы көннәрдә алар, банклардагы бар акчаны чыгарып, системаны түнтәрергә чакырды. Бар халык банк хисапларындагы акчаны берьюлы таләп итсә, финанс системасы шунда ук эштән чыгачак, бу шиксез. Әмма андый масштаблы акцияне оештыру гына катлаулы. Төркиядә дә ислам диненә каршы көчләр «хатыннар фетнәсе» оештырырга тырышып карадылар. Бар ислам дөньясында тектоник плитәләрнең көчле хәрәкәте көтелә, әмма хәлиткеч вакыйгаларның кайчан буласын төгәл әйтә алмыйбыз. 2023 ел чигендә үк булмаска да мөмкин. Әмма бер нәрсә бар: ислам дөньясындагы үзгәрешләр бөтен дөньяга нык тәэсир итәчәк. Россиягә аеруча.

Күз карашын, әйдәгез, үткәннәрдән киләчәккә юнәлтик. Сүзне Россия Президенты Путинга бирәбез. Октябрь ахырында ул Валдай форумындагы чыгышында дөньяны Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң иң авыр һәм куркыныч унъеллык көтүен әйтте. Сүзгә-сүз әйтсәк, «күз алдына китереп булмаслык авыр» дигән фаразны хәтерләрбез. «Мы стоим на историческом рубеже», «положение дел чревато цепью конфликтов, которые будут представлять угрозу для всего человечества»  дигән сүзләр төште Россия лидеры теленнән. Бер Путин гына түгел, дөньякүләм башка лидерлар да нәкъ шундый киләчәк юрый. Бер атна элек кенә Байден яңа куркыныч пандемиянең котылгысызлыгы турында әйтте, мәсәлән. 2008 елгы кризисны төгәл әйтеп бирүче булып даны чыккан икътисадчы Нуриэль Рубини кешелек дөньясына тирән һәм озак рецессия, ачлык, геноцидлар, эпидемияләр һәм сугышлар вәгъдә итә. Йөзләгән атаклы аналитикның һәм сәясәтче лидерларның шуңа охшаган цитаталарын китерә алыр идек.

2023 ел глобаль рецессиянең авыр сулышы белән тарихка кереп калыр, монысына без шикләнмибез. Россиядә мобилизациянең көчлерәк дулкыны башланса да, бер дә гаҗәпләнмибез. Матди кыенлыклар безне урап үтмәячәк, аларга сакчыллык һәм сабырлык белән каршы торырга туры киләчәк. Конкрет вакыйгаларның ничек барасын әйтеп булмый, билгеле, адәм баласы өчен киләчәк һәрвакытта да томанлы булып кала. Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина күптән түгел генә: «Киләчәк хәзер беркайчан да булмаганча томанлы», – дигән иде. Цитатада мин «беркайчан да булмаганча» дигән сүзләргә игътибарны юнәлтер идем. Әйе, безгә моңарчы күрелмәгән кыенлыкларны ерып, алга барырга туры киләчәк.

Куркыныч фаразларны артка куеп, «Ни өчен шулай һәм ни эшләргә?» дигән сорауларга җавап бирергә тырышыйк. Үткән елгы фаразларда без Аллаһ илчесенең (с.г.в.): «Үзеңә файда китергән нәрсәдә тырышлык күрсәт, Аллаһтан ярдәм сора һәм беркайчан да бирешмә», – дигән сүзләрен авырлыкларны үтүнең төп кагыйдәсе итеп алырга килешкән идек. «Әле ул сүзләр безгә 2023тә дә, 2024тә дә, аннан соң да кирәк булчак», – дип төгәлләгән идек язманы. Быел шуңа вакыйгалар үсешенең төп формуласын өстибез. Ул – Аллаһның сүзләре, Коръәннән (мәгънәсе): «…Аллаһ бер кавемгә биргән нигъмәтен үзгәртмәс, хәтта ул кавем үз хәлен үзгәрткәнгә хәтле» («Рәгыд» сүрәсе, 11 аять, Ногмани тәфсире). Русча тәфсирдә ул болайрак яңгырый: «Аллах не меняет положения людей, пока они не изменят самих себя».

Бу – төп кагыйдә, аны берничек тә әйләнеп үтеп булмый. Дөнья халыклары соңгы унъеллыкларда рухи яктан бик начар хәлгә төште, әхлаксызлык һәм бозыклык яшәү рәвешенә әйләнде, оят дигән хис югалды, бар тыюлар аша җиңел генә атлап чыгылды. Катастрофаның очы шуңа барып ялгана. Кешеләр начар якка үзгәргән саен, планетада вазгыять һәлакәткә таба үзгәрә. Котылуның бер генә юлы бар: үзебезне үзебез яхшы якка үзгәртү. Гөнаһлардан тыелу, бер-беребезне изгелеккә өндәү. Без кешелек дөньясын үзгәртә алмыйбыз, билгеле, әмма үзебезне үзгәртә алабыз. Глобаль үзгәрешләр вак үзгәрешләрдән башлана. Таудан тәгәрәгән бер таш зур кантарларны үз артыннан ияртә. Шуңа күрә изгелек ташы тәгәрәтергә тырышыйк, явызлык ташы түгел.

2023 ел караңгылыгы 2022 елныкыннан куерак булыр, чөнки акрынлап таңга якынаябыз, таң алдыннан һәрвакыт караңгылык көчәя. Караңгылык лидеры яктылыкны томаларга тырыша. Күптән түгел генә Россиядә Бөтендөнья рус халык җыены (Всемирный русский народный собор) булып узды. Анда Россиянең барлык конфессия вәкилләре, дөньяви хакимият лидерлары, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Шунда Патриарх Кирилл: «Появится некто, кто будет претендовать на глобальную власть. И с именем которого будет связан конец света», – дигән сүзләр әйтте. Бер Кирилл гына түгел, ил лидерлары белә ул «некто»ның кем икәнен. Искә төшерик әле: моннан берничә атна элек кенә, бөтендөнья күләмендә хакимлек итәргә тиешле көчкә буйсынырга чакырганы өчен, бер хатын Франция Президенты Макронның яңагына чалтыратты. «Яңа дөнья тәртибе, бөтендөнья хөкүмәте», – дигән сүзләр лидерлар авызыннан еш яңгырый. Бер генә ил дә: АКШ та, Кытай да, японнар һәм инглизләр дә суверенитетка ия түгел бүген. Безне дөньякүләм коллыкка төшерергә омтылучы көчләр торган саен активлаша. Кыска вакытка җиңүгә дә ирешерләр алар, әмма планнары барып чыкмаячак. Бу – унъеллыклар эше, Путин Валдайдагы чыгышында безгә шул хакта әйтте дә инде.

                                               Рәшит Фәтхрахманов 

Караңгылык таң алдыннан көчәя: «ВТ» журналистының 2022 елга ФАРАЗЛАРЫ


Фикер өстәү