Караңгылык таң алдыннан көчәя: «ВТ» журналистының 2022 елга ФАРАЗЛАРЫ

 Ел саен декабрь аенда без алдагы елга фаразлар язабыз. Юк, без киләчәктә ниләр буласын алдан белә алмыйбыз, әлбәттә, чөнки андый сәләт адәм балаларына бирелмәгән. Әмма вакыйгаларның үсеш мантыйгы һәм математик исәпләүләр ярдәмендә тормышның кай юнәлештә үсәчәген чамалый алабыз.

Соңгы ике-өч елда автор фаразларны ике тапкыр яза: берсе – редакция өчен генә, икенчесе киң аудиториягә тәкъдим ителә. 2021 елга фаразны «Яңа фаразлар искесеннән яхшыракмы?» дип атаган һәм язмада дөньякүләм хәлләрнең катлауланасын әйткән идек. Ел ахырында күзаллауларның 200 процентка тормышка ашуын күрдек. Мәйданда – без бөтенләй уйламаган хәлләр. Чикләүләр көчәйде, пандемиянең «дулкын»нары без уйлаганга караганда да дәһшәтлерәк булып чыкты. Бәяләр бөтенләй чиктән ычкынды, кесә хәле начарайды. Планетада зур сугыш чыгу куркынычы артты. Державалар бер-берсеннән ерак ике ноктада Бөтендөнья сугышының төенен төйни: Кытай Тайване һәм Украина тирәсендә хәлләр катлаулана.

Әле яңа гына АКШның урта һәм кече ераклыкка оча торган ракеталарын Европада урнаштырачагы мәгълүм булды. 1985 елларда янкиларның андый ракеталары Германиядә бар иде һәм алар Мәскәүгә һәм СССРның башка шәһәрләренә төбәлгән иде. «Першинг» дип аталган ул канатлы ракеталар үзләренең санаулы минутлар эчендә безгә килеп җитә алулары белән зур куркыныч тудыра иде.  Бүген янкилар Россиянең борын төбенә генә Precision Strike Missile дип аталган яңа баллистик ракеталар китерергә җыена. Аңлашыла инде: болары тагын да зуррак куркыныч тудыра. Дөрес, каршы як үз ракеталарына атом-төш очлыклары куймаска вәгъдә бирә.

2021 елда зур бер тарихи борылыш булды: Америка гаскәрләре хурлыклы рәвештә Әфганстаннан качты. Берничә дистә миллиард долларлык хәрби техника «Талибан»* кулына калды, илдә идарәгә дә шулар килде. Әле менә берничә көн элек кенә Байден – Путин телекүпере булды бит. Менә шуның алдыннан Трамп – АКШның элеккеге Президенты: «Путин Байденнан курыкмый, чөнки Әфганстаннан безнең ничек качуыбызны күрде», – дип чыгыш ясады. Әлегә Әфганстанда хәл катлаулы, әмма, бердән, ул тотрыклануга таба бара, икенчедән, күпчелек державалар акрын-акрын «Талибан» белән хезмәттәшлек итү ягына таба атлыйлар. Зур тарихи әһәмияткә ия күренеш бу, чөнки дөньяның иң куәтле державасының әйбәт кенә итеп ияк төбенә суктылар һәм ул үз ихтыярын башкаларга көчләп тагу мөмкин түгеллеген аңлый башлады. Бу юллар язылу алдыннан гына Кытайның югары җитәкчелеге: «Кушма Штатлар демократия һәм кеше хокуклары сылтавы белән дөньяда ирекле хәрәкәт итә торган дәвер төгәлләнде», – дип белдерде. Өченчедән, элекке дошманнарның сөйләшүләр өстәле янында тыныч кына утыра алуларын күрсәтеп, әфган эпопеясы бөтен кешелек дөньясына үрнәк сабак бирде. Әфганстан Үзәк Азиягә караса да, без андагы тектоник үзгәрешләрне Якын Көнчыгыштагы тарихи борылыш моментының кереш өлеше дип саныйбыз.

Алдагы елларда без, фаразлар язганда, укучылар игътибарын гел Якын Көнчыгышка юнәлтергә тырыша идек. Нәкъ менә шул төбәктән Җир шары күләмендәге мөһим үзгәрешләрнең старты биреләчәк дип саный идек. Без үз фикеребездә калабыз, чөнки ул фаразлар тормышка ашу стадиясендә. Әмма 2022 елда, мөгаен, төп халыкара вакыйгалар Көнбатыш – Россия, Көнбатыш – Кытай яссылыгында барыр. Әгәр конфликт Көнбатыш – Кытай мәйданында көчәйсә, Россиягә Көнбатыш белән аркадашлык итәргә туры киләчәк. Учак безнең көнбатыш чикләрдә ягылса, бер дә яхшыга түгел. Ике очракта да Якын Көнчыгыш Көнбатыш белән хезмәттәшлек итәчәк.

Сугыш булмаска да мөмкин. Безне бөтенләй башка нәрсәләр белән куркыта алалар. Яңа пандемия куркынычын мәйданга чыгарулары бик мөмкин. Гафу итегез, безне чит планета вәкилләре белән сугышка әзерләргә тырышу да була ала. Бернинди чит планета вәкилләре дә юк, әлбәттә. Җир тирәсендә аларның кораблары да әйләнеп йөрми. Әмма хәзерге технологияләр белән кешелек җәмгыятен ышанмастай нәрсәләргә ышандыру берни дә тормый. 2021 ел ахыры вакыйгалары ничек буласын бер ел элек язсак, аны фантастикага тиңләүчеләр күп булыр иде. Әмма дөнья шәһәрләре урамнарында бүген барган хәлләр сюрреализм бит инде, башка берни дә түгел, ягъни саташулы төшкә охшаган. Безнең чынбарлык шундый.

2022 ел турында без бер нәрсәне өзеп әйтә алабыз: ул 2023 елга караганда яхшырак булачак. Вакыйгалар елдан-ел турбулентлык зонасында үстереләчәк, нык сикертәчәк барыбызны да. Әмма артка борылып карасак, без 2021 ел сикертмәләрен уңышлы гына узып килүебезне күрәбез. Бу юллар авторы, исән булса, киләсе ел ахырында да, Аллаһ теләсә, «Ватаным Татарстан» укучылары өчен 2023 ел фаразларын язар һәм 2023 елның 2024 елга караганда җиңелрәк булачагын фаразлар дип өметләник.

Хәзер инде сикәлтәле юлда үзебезне тоту кагыйдәләрен искә төшерик. Безне рухи яктан сындырырга тырышучы кара көчләр бар һәм алар, шиксез, үз тәртипләрен бөтен дөнья күләмендә көчләп тагарга тырышачак. Караңгылык артачак. Вәләкин бер нәрсәне һәрвакыт истә тотыйк: караңгылык таң алдыннан көчәя. Тарихның борылыш мизгелендә яшәү бик авыр, әмма онытмыйк: Җир шары һәрвакыт яктылыкка таба әйләнә. Авыр елларның тезмәсе безне кешелекнең яңа таңына таба алып бара. Статистикага карасаң, 2021 ел бик авыр үтте кебек, әмма артта калган кыенлыклар булмаган да төсле. Авырлыклардан соң җиңеллек киләчәгенә ныклы ышаныч безгә 2022 елны да уңышлы үтәргә булышыр. Сикәлтәле юлны үтүнең төп кагыйдәсен аңлаткан Әбү Һөрәйрәдән тапшырылган бер хәдис бар: «Үзеңә файда китергән нәрсәдә тырышлык күрсәт, Аллаһтан ярдәм сора һәм беркайчан да бирешмә». Аллаһ илчесенең бу киңәшен тотканнар уңа һәрчакта да, тормышның бөтен чытырманлыкларын ерып чыгалар. Ул киңәшне мәшһүр Уинстон Черчилль дә үзләштергән икән. Гомер кояшы баеп барганда, ул кайчандыр үзе укыган Харроу колледжына соңгы лекциясен укырга килә. Бөек британ сәясәтчесенең зирәклеген үзләштереп калырга дип, инглизләр бөтен Англиядән колледжга җыелалар. Хәлсезләнгән Черчилль исә алкышлар астында акрын гына мөнбәргә килә дә микрофонга бер генә фраза әйтә: «Беркайчан да, беркайчан да, беркайчан да, беркайчан да бирешмәгез», – ди. Аның гомер бу җыйган зирәклегеннән торган лекциясе менә шул була. Ул хикмәтле сүзләрне күпчелек хәзер Черчилльнеке дип белә, әмма Аллаһ илчесе тулырак, мәгънәлерәк итеп әйткән. 2022 елның вакыйгалары бөтерелгәндә менә шул зирәклекне үзебезгә девиз итеп алсак, ин шәә Аллаһ, 2023 елга уңышлы аяк басарбыз. Әле ул сүзләр безгә 2023тә дә, 2024тә дә, аннан соң да кирәк булачак.

                                Рәшит Фәтхрахманов

*»Талибан» – Россиядә тыелган оешма.

 

 

 

 


Фикер өстәү