Безне алда ниләр көтә?

Юк, бу юлы автор киләчәккә фаразлар язарга җыенмый әле. Агымдагы вазгыятьнең саннарын һәм фактларын гына китерә һәм фаразларны рәсми җитәкчелектән бирдертә. Язганнардан чыгып, ахыргы нәтиҗә һәм фараз ясауны укучының үзенә калдырабыз.

Махсус хәрби операция башлангач та, без нигез фаразны бирдек инде: «Безнең барлык оптимизмыбыз бүгенгенең иртәгесе көннән яхшырак булуын аңлауда гына. Март апрельгә караганда яхшырак, апрель – майга караганда», – дип яздык. Рәсми статистика саннары безнең ул фаразны тулысынча раслыйлар. Үзәк банк рәисе Эльвира ханым Нәбиуллина да нәкъ безнеңчә уйлый: «Якындагы кварталлар гади булмаслар, икътисад яңа шартларга ияләнгәнче тормыш компанияләр өчен дә, гражданнар өчен дә катлаулы булыр», – диде. Әгәр дә рәсми вазыйфа биләмәсә, Эльвира ханым кискенрәк итеп тә әйтә алыр иде. Рәсми затлар да каты-каты сүзләр әйтеп ташлыйлар хәзер. Сенатор Андрей Клишас: «Импортны алыштыру программасы тулысынча тар-мар ителде. Тармак ведомстволарының дәртле отчетларыннан башка берни дә юк», – дип ярсып әйтеп ташламадымыни?

Россиянең бүгенге технологик үсеше озак вакытлар санкцияләр басымы астында яшәгән һәм артта калган дип саналган Иранныкыннан күпкә калыша. Әле менә май ахырында гына Мәскәү белән Тәһран бартер килешүләре төзеделәр. Иран нәрсә бирә дә, Россия нәрсә озата? Россия металлургия продукциясен Иранның турбиналарына алыштыра. Фарсылар тагын автозапчастьлар да бирергә вәгъдә итәләр, бездән цинк, алюминий, кургаш сорыйлар. Әйе, әйе, искелек вәкилләре булган азиятлар безгә технологик продукция озаталар, Россия аларның чимал кушылдыгы ролендә чыгыш ясый. Беләсездер инде: чимал сату һәрвакытта да оттырышлы, ә бартерга алыштырганда сәүдә бөтенләй бөлдерә торганга әйләнә.

Россиягә каршы санкцияләр боҗрасы кысылганнан-кысыла бара. Россия нефтенең өчтән икесенә эмбарго керткән Көнбатыш тагын дә мәкерлерәк яңа планны тормышка ашырырга әзерләнә. Федераль бюджет исә нефть һәм газ сәүдәсенә тулы бәйлелеккә төшеп бара. Хәзер бюджетта аларның өлеше 63 процентка җитте. Үткән ел 40 процент булган. Каты итеп углеводородлар экспортына суга алсалар, бюджет күпме югалтачак? Кимендә ике тапкыр киметелгән казна акчасы белән эш итәргә туры киләчәк. Газета хәбәрчесе: «Евросоюз Россиянең нефть танкерларын иминиятләштерүгә тыю кертү турында сөйләшүләр алып бара», – дигән хәбәрен укып кына өлгерде, мәгълүмат кырына пылт итеп: «Financial Times газетасы Бөекбритания һәм Евросоюзның нефть төягән Россия корабларын иминиятләштерүне тыю турында килешүләре турында яза», – дигән хәбәр калкып чыкты. Иминиятләштерелмәгән танкерлар белән нефть ташырга беркем дә риза булмаячак. Хәтта Кытай белән Һиндстан да. Димәк, «кара алтын»ны бары тик торба аша Европага гына кудырып булачак. Ә торбага башка чикләүләр кертелде инде. Бик аз гына нефтьне көнбатышлылар куйган бәядән сатып булачак. Россия нефте болай да зур дисконт белән, 35–40 долларга арзангарак сатыла.

Санкцияләр европалыларның үзләре өчен дә кыйбатка төшә, билгеле. Әмма углеводород базары тирәсендә зур уен оештырылды. Байден эмиссарлары Әр-Риядта яшерен сөйләшүләр алып баралар. Согудләргә Кызыл диңгездәге ике утрау –  Тиран һәм Санафир утрауларын бирергә, Мисыр һәм Израиль белән мөнәсәбәтләрен көйләргә вәгъдә бирәләр дигән хәбәрләр килә. Әр-Рияд әлегә кадәр «кара алтын» чыгаруны арттыруга каршы, ОПЕК+ Россиядән башка булмый дигән позициядә торды. Әмма соңгы көннәрдә Якын Көнчыгыштан инде картель килешүендә Россияне катнаштырмау хакында сигналлар килә башлады. Бу гарәпләрнең инде җир маен чыгаруны кискен арттырачакларын аңлата. Бу юллар язылганда, Россиянең тышкы эшләр министры Лавров та – Әр-Риядта. Ләкин Мәскәү гарәпләргә нәрсә вәгъдә итә ала соң? Бөртекле ашлык озатырга була. Тик аның өчен рөхсәтне Вашингтоннан алырга туры киләчәк. Байденның рейтингы бик түбәнәйде Америкада. Хәтта үз партиясендә дә аны сөймәүчеләр саны кискен арта. Абруй ягулык бәяләре күтәрелгәнгә күрә төшә, шулай булгач, Байден нефть бәясен төшерү өчен барысын да эшләячәк. Ел ахырына без ягулык базарында бөтенләй башка вазгыять белән очрашырбыз, мөгаен.

Экспортны Көнчыгышка – Кытайга юнәлтербез дигән өметләр дә кысыр. Кытай безгә дус, билгеле, әмма Америка диктатына буйсына. Статистика безгә, Россиянең импорты 89 процентка кимеде, ди. Тыелган товарларны безгә дус илләр дә сатмыйлар. Яисә, телиләр, әмма сата алмыйлар. Акча күчерү проблемалы чөнки. Ә экспортка килсәк… Әйдәгез сүзне металлургларга бирәбез. «Русская сталь» ассоциациясе башкаручы директоры Сентюрин әфәнде Кытай һәм башка Азия базарларына металлны бик арзанга, күп кенә очракларда хәтта үзкыйммәттән түбән бәягә сатарга туры килүен әйтә һәм хөкүмәттән салымнарны киметүне, сумны девальвацияләүне сорый. Металл җитештерүчеләр продукция озатуны 40 процентка киметкәннәр инде. Вазгытьнең шулай булачагын без махсус хәрби операция башлануга ук әйткән идек. «Кытай, Һиндстан, Төркия кебек гигантлар әлегә безгә артлары белән борылмады. Зур потенциал бу. Әмма алар безне файдаланырга, үзләренә бәйлелектә тотарга тырышачак. Башка базарларның ябык булуы аларга шундый мөмкинлек бирәчәк. Алар хәтта бездән чималны арзанга алып, Көнбатышка кыйммәткәрәк сатарга омтылачак», – дип язганбыз «Үзебезнекен үзебез ашасак, көчебез артырмы?» дигән язмада.

Россия икътисады кискен түбәнәюдә. Җитештерүнең бер төп күрсәткече бар: ул – өстәмә кыйммәт салымы (НДС). Апрель аенда НДС җыю 54 процентка кимеде, диләр. Озакламый май күрсәткече дә килеп җитәр. Югары күтәрелүе икеле. Халыкның да финанс хәле кыен. Апрельдә ипотека алучылар саны март белән чагыштырганда дүрт тапкыр диярлек кимегән. Юк, бу юлларны язучы ипотека алуны якламый, әмма сан кешеләр кесәсендә җилләр уйнавын раслый, шуңа әҗәткә алудан халык та курка, банклар да, түләү сәләтенең түбәнәюен аңлап, кредит бирмиләр.

Безнең импортка бәйлелек исә фаҗигале рәвештә көчле. Азык-төлек сәнәгате җиһазлары 59 процентка тузган. Кайбер тармакларда тузу дәрәҗәсе 70–90 процентка җитә. Ә җиһазларның 90 процент тирәсе – импорттан. Хәтта эремчек һәм каймак җитештерү өчен оеткы да (закваска) чит илләрдән китерелә, диләр. Бу соңгыларын үзебездә җитештерүне җайга салу катлаулы булмастыр, әлбәттә. Ә менә җиһазлар мәсьәләсе катлаулы һәм авыр.

Уңай мәгълүматлар да бар. Бензин арзанаерга мөмкин, чөнки нефтьчеләр эчке бәяләрне тышкы базарныкына тиңләштерергә тырыша иделәр. Хәзер тышкы базар алар өчен ябыла, үзебезнең базарда тәкъдим арта. Йөк ташу бәяләре ике тапкыр кимеде дигән хәбәрләр дә ишетелә. Элек Краснодардан Петербургка бер машина продукция төяп илтү йөз мең сумга төшсә, хәзер илле меңне генә сорыйлар икән. Җитештерүчеләр өчен зур плюс бар монда, әмма ул плюс та түбәнгә тәгәрәү нәтиҗәсе генә.

Гыйнвар – апрельдә аракы сату – 7,1, коньякныкы  2,4 процентка арткан. Мәскәүдә һәр сигезенче кеше депрессиядән дәвалана. Авыррак хәлдәге төбәкләрнең санын эзләп тормадым. Топ-менеджерларның чит илгә бару юлына билетлар сатып алуы мартта 70 процентка җиткән, кайту ягына алмыйлар. Германия Россия галимнәренә, мәдәният эшлеклеләренә, журналистларга җиңеләйтелгән юл белән виза һәм яшәү хокукы бирергә ниятли. Креатив сыйныфтан башка гына без ничек итеп киләчәкне корырбыз, әйтүе кыен.

Боларның берсе дә булмаса да, санкцияләр һәм «миләр качу»дан башка гына да безгә бик авырга туры килер иде, чөнки финанс министры Силуанов әфәнде: «Махсус операция үткәрү гаять зур финанс ресурслары таләп итә», – дип белдерде.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү