Татарстанда Украинада махсус операциядә һәлак булган спецназ разведчигын соңгы юлга озаталар

Бүген Татарстанның Тәтеш районында Украинада махсус хәрби операция вакытында һәлак булган спецназ өлкән разведчигы Андрей Соколовский белән хушлашалар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына район хакимияте матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Хушлашу мәрасиме иртәнге сәгать 10да Хәрби Дан мемориалы янында башланды.

Андрей Соколовский Казахстанда туган, берничә елдан соң аның гаиләсе Татарстанга күченеп килгән. Мәрхүмгә 28 яшь иде, аның ике кечкенә баласы калган. Һәлак булу шартлары турында хәбәр ителми.


Фикер өстәү