Акча юдыру һәм коррупция ничек оештырыла?

Россиянең Үзәк Банкы инде озак еллар буена акча юдыруга каршы эзлекле көрәш алып бара. Бу көрәшнең фронт сызыгы ни өчендер банк хисабындагы электрон акчаны кәгазь акчага әйләндерүчеләрнең кесәләре аша үтә. Янәсе, тере акча коррупция коралы булып тора.

Аннан соң кәгазь акча белән түләгәндә, салымнан качу да җиңел: акчаның кем кесәсеннән кемнекенә күчүен күзәтеп торып булмый. Сер түгел: хөкүмәт һәм салым җыючылар безнең кесәдәге һәр сумнан кат-кат салым саву ягында. Шуңа күрә бизнесның, юридик затларның үз хисапларындагы акчаны тере акчага әйләндерүнең  тишекләре дә соңгы вакытта томаланып бетте. Физик затның картасына юридик зат хисабыннан акча килеп төшә һәм карта иясе даими рәвештә шуннан акча ала икән, аның картасы бикләнәчәк. Үзәк банкның соңгы карарларының берсе шундый. Әлегә картадан хезмәт хакын алып була, аңа тимиләр. Банкларның тере акчага каршы көрәше капма-каршы хәрәкәт тә тудыра. Хәзер кафе-рестораннарда банк картасы белән түләүне түгел, тере акча чыгарып салуны яратарак төшәләр. Цифрлы концлагерь коллары булып бетәсе килми берәүнең дә.

Дөресен генә әйткәндә, банк хисабындагы акча бик үк ышанычлы түгел. Бердән, Үзәк банк никадәр генә көрәшмәсен, акча юдыру һәм коррупция электрон акча ярдәмендә дә бик җиңел оештырыла. Кеше факторы һәрвакыт үзенекен итә ул. Банк операцияләрен күзәтеп торырга тиешле ФСБ офицерлары иң күп урлаган караклар булып чыга ахыр чиктә. Искә төшерик әле: Россиядә наркоконтроль дип аталган оешма бар иде. Шул оешма офицерлары доза арттыру сәбәпле күпләп җан тәслим кыла башлагач, Госнаркоконтрольне яптылар. Банк хисабындагы акча белән дә хәл шулай ук: кемнең кулында, шуның авызында.

Безнең кебек гади кеше өчен мәсьәләнең икенче ягы мөһимрәк. Банк хисабындагы акча бер дә ышанычлы түгел. Кесәдәге кәгазь акча электрон акчага караганда күпкә өстенрәк. Банк түнтәрелеше булганда, электрон акча кычкырып яна. Аларның депозиттагысын кире кайтару да бик мәшәкатьле була. Зур суммадагы акча ияләре барлык байлыгын да кире кайтарып ала алмый. Аннан соң кесәдәге акчага караганда банк хисабындагы акча күбрәк урлана. Хәзер кесә караклары турында хәбәрләр ишетелми диярлек. Алар социаль катлау буларак юкка чыгып бара. Кешелек җәмгыяте профессиянең андый криминаль төре белән саубуллашты диярлек инде. Аның урынына социаль инженерия дигән мошенниклыкның яңа юнәлеше чәчәк ата. Банк хисабындагы электрон акчаны алдап алучыларны зурлап шулай атап йөртәләр. Мине әле бер генә социаль инженерның (электрон акча карагының) да суд каршына бастырылып хөкем ителгәнен ишеткәнем юк. Банк хисабындагы миллиардларны урлаучы хакерлар тотыла һәм хөкем ителә, билгеле. Ә менә физик затларның хәләл акчасын банк картасыннан урлаучыларның исеме дә яшерен кала.

Элегрәк картадагы акчаны банкомат аша урлау модада иде. Хәзер банкоматтан акча алганда карта мәгълүматларын укый торган җайланмалар кую искелек калдыгы булып санала. Мошенниклар тулысынча диярлек интернетка күчте. Онлайн банктагы шәхси кабинетыңның паролен ачыклап хисаптагы акчаны савып алу хакерлар өчен берни дә тормый. Аннан да уңайрак юлы – акчаны корбанның үз булышлыгы белән картадан урлау. Моның хәзер әллә ничә төрле ысулы бар. Интернет аша әйбер саткан булып, акчаны алдан түләтеп кую юлы белән алдаулар да инде үткәндә калып бара.

Караклар хәзер синең турында барысын да белә. Телефон аша паспорт номерыңны да атыйлар, банк картасының номерын да төгәл әйтәләр, синең карта аша кайчан акча алуыңны яисә күчерүеңне дә төгәл белеп торалар. Шалтыратуын да банк телефоны номеры белән шалтыраталар. Үзләрен чып-чын банк хезмәткәре итеп таныталар, кыскасы. Банктагы хисабына куркыныч янавын, андагы акчаны тизрәк башка счетка авыштырырга кирәк икәнен ишеткән ачыгавызлар калган кирәкле мәгълүматны караклар таләбе буенча әйтәләр дә бетерәләр. Өч урынлы код та сер булудан туктый, картаның куллану вакыты да әйтелә, телфонга килгән смс-код та атала. Караклар социаль инженер исемен тиктомалдан гына йөртми: кеше психологиясен бик яхшы беләләр, башны әйләндерүнең яңадан-яңа ысулларын уйлап табалар.

Болардан имин булуның бер генә ышанычлы юлы бар: картада акча тотмау. Хисабыңда акча күләме нульгә тигез икән, сине беркем борчымый һәм таламый да. Яшерен түгел бит: синең турындагы шәхси мәгълүматны мошенниклар кулына бик еш кына банк хезмәткәрләре сата. Һәм син үзеңне күпме генә акыллы дип санама, акылыңа ачкыч яратучы караклар табыла. Мошенниклар кубызына биергә безне бит банк хезмәткәрләре күнектерә. Банктан кредит алырга тәкъдим итеп кат-кат шалтыраталар. Бизнес телендә «салкын шалтырату» дип аталган мондый телефон аша әңгәмәләр ешайгач, адәм баласы ияләнә инде. Шул ук номердан мошенник шалтыраткач та, рәсми банк хезмәткәре белән сөйләшәм дип уйлый. Тозакка төшкәнен картадагы акчасыннан колак каккач кына төшенә. Тик соң була. Үзәк банк рәсми рәвештә белдерде: 2019 елда россиялеләрнең картасыннан 6,5 миллиард сум акча урланган. Урланган акчаның 15 процентын гына кире кайтарып алып булган. Бер картадан уртача 10 мең сум урлана икән. Иң аянычы: тиенен санап яшәүчеләр талана.

Банклар өчен синең акчаңның электрон хисапта торуы уңайлы. Ул чакта акча белән син түгел, банкирлар файдалана. Хәтта син карта ярдәмендә нәрсәдер сатып алганда да, банк берни дә югалтмый, акча шул банкның бер хисабыннан икенче хисабына гына күчә.  Әле банк комиссияләр ярдәмендә синең акчаңны киметү юлларын да таба. Картадагы акчаны кәгазь акчага әйләндерүгә, син аның бердәнбер хуҗасына әйләнәсең. Банкирлар өчен югалту бу. Менә шуңа күрә тере акчага каршы аяусыз көрәш бара да инде. Швейцариядә, мәсәлән, акчаны капчыклап алсаң да берни дә әйтмиләр. Кәгазь акча анда коррупция коралы булып саналмый. Иң кызыгы шунда: тыюлар никадәр генә катгый булмасын, дәрәҗәле каракларга тонналап-тонналап кәгазь акча һәм валюта җыеп фатирларында бикләргә бер дә комачауламыйлар. Коррупционерлар һәм казна талаучылар банк хисабындагы электрон акчаны миллиардлап урлауның да җаен табалар. Алар өчен электрон акча түләү юлы белән кыйммәтле күчемсез милек сатып алу да, чит илгә триллионнарны чыгару да берни тормый. Димәк, тере акчаны тыю акча юдыруга комачауламый. Аның максаты башка.

Никадәр генә уңайлы булып тоелмасын, банк картасы күп кенә кимчелекләргә ия. Ул кесәдән төшеп калырга, банкоматта кысылып калып интектерергә мөмкин. Бар җирдә дә карта белән түләп тә булмый. Карта урланган чакта, вак-төяк түләүләрне караклар пин-кодтан башка да башкара алалар. Шуңа күрә кәгазь акчаның дәрәҗәсе бетмәячәк әле. Алар социаль инженерлардан имин булуның бердәнбер җиңел һәм ышанычлы ысулы булып тора.

                                            Рәшит Фәтхрахманов  

 

 

 


Фикер өстәү