Михаил Мурашко илдәге медицина оешмаларында бердәм сыйфат менеджменты системасы барлыкка киләсен белдерде

Илдәге медицина учреждениеләре сыйфат менеджментының бердәм системасына күчәчәк. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Республика клиник хастаханәсе эшчәнлеге белән танышканда журналистларга әйтте. Биредә өч еллап пациентларга медицина ярдәме күрсәтүенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын арттыруга бәйле проект гамәлгә ашырылып килә. 

— Хастаханәләрдәге эчке процесслар цифрлашкан булырга тиеш: бу чек-битләргә, стандарт процедураларга да карый. Теләсә нинди ситуациядә табиб, медицина персоналы инструкция нигезендә эшләргә тиеш. Дәвалау сыйфатын яхшыртырга нәкъ менә шул тәэсир итә дә, — диде Мурашко.

Сүз уңаеннан, «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында 2021 елга медицина хезмәткәрләренең 820 мең эш урыны автоматлаштырылган, электрон системалар Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы таләпләренә туры киләчәк. Шулай ук алдагы өч елда медицина оешмаларының 90%ы ведомствоара, медицина-социаль экспертиза учреждениеләре белән электрон элемтәләр тәэмин ителәчәк.

 


Фикер өстәү