Татарстанда 2023 елның 9 аенда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясалды

Татарстанның Икътисад министрлыгында республикада 2023 елның 9 аенда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясалды.

Республикада социаль әһәмияткә ия 579 капиталь төзелеш һәм юл хуҗалыгы объектын төзү һәм төзекләндерү эшләре алып барыла, учреждение һәм оешмаларның матди-техник базасын яхшыртуга игътибар бирелә һәм яңа җиһазлар сатып алына. Илкүләм проектлар кысаларында татарстанлыларга төрле ярдәм чаралары күрсәтү, социаль түләүләр билгеләү һәм укытулар оештыру да каралган.

ТР Икътисад министрлыгы илкүләм проектлар кысаларында башкарылган эшләр белән таныштырды. 2023 елда Татарстан 13 илкүләм проектның 50 төбәк проектын тормышка ашыруда катнаша.

«Мәгариф» илкүләм проекты буенча Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә, Тукай һәм Арча районнарында 9329 урынга исәпләнгән 8 яңа мәктәп төзелеше төгәлләнде. Авыл мәктәпләрендә 66 «Үсеш ноктасы» үзәге һәм Яшел Үзән районында «Кванториум» балалар технопаркы, Азнакай, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән һәм Спас районнарында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга уңайлы шартлар тудыру өчен 5 «Мәрхәмәтле мәктәп» ачылды.

Моннан тыш, илкүләм проект буенча Чүпрәле һәм Теләче районнарында 2 спорт сараена, шулай ук Әлмәттәге «Мегаполис» Яшьләр үзәгенә капиталь ремонт ясалды.

«Демография» илкүләм проекты ярдәмендә Казанның Яңа Савин районында 220 урынга балалар бакчасы төзелеше тәмамланды. Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә, Югары Ослан һәм Мамадыш районнарындагы 22 спорт мәктәбенә спорт җиһазлары, инвентарь һәм экипировкалар сатып алынды.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында да күп эшләр башкарылды. 21 сырхауханә һәм хастаханәгә, 96 фельдшер-акушерлык пунктына (ФАП) капиталь ремонт үткәрелде. Ике сырхауханә (Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә, Казанның Дәрвишләр бистәсендә) һәм 27 ФАП төзелде. Болардан тыш, Казан, Чаллы, Алабуга һәм Яшел Үзәндәге барлыгы 6 төбәк кан тамырлары үзәге һәм беренчел кан тамырлары бүлекләре өчен 183 берәмлек медицина җиһазлары сатып алынды. Татарстанның 63 медицина оешмасына барлыгы 1394 берәмлек медицина җиһазы кайтарылды һәм файдалануга тапшырылды.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча Тукай районының Белоус һәм Биклән авылларында су белән тәэмин итү челтәре, Буада тышкы инженерлык һәм юл челтәрләре төзелеше төгәлләнде.

Чаллыда Мәләкәс елгасы аша уза торган күпер астында Муса Җәлил һәм Яр Чаллы проспектларын тоташтыручы әйләнгеч юл төзелеше тәмамланды. Казанның Бохара урамындагы торак комплекс янында юл эшләре башкарылды.

Нурлат районында суалгыч корылмасы булган су белән тәэмин итү системасы төзелеше тәмамланып килә.

14 иҗтимагый киңлек төзекләндерелде (Казанда һәм Аксубай, Актаныш, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Баулы, Кайбыч, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Чирмешән, Югары Ослан, Яшел Үзән районнарында).

«Мәдәният» илкүләм проекты буенча Кукмара, Балык Бистәсе һәм Биектау районнарында барлыгы 4 авыл мәдәният йорты ремонтланды. Апас һәм Кайбыч районнарында 3 авыл клуы төзелде. Буада Мәдәният йорты төзекләндерелде, анда драма театры урын алды. Моннан тыш, Арча музеена һәм Түбән Кама шәһәренең Мәктәп бульварындагы Балалар музыка мәктәбенә капиталь ремонт булды.

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты нигезендә 131 юл хуҗалыгы объектына капиталь ремонт ясалды, ә 56 объектта эшләрне ел азагына төгәлләргә планлаштырыла.

«Экология» илкүләм проекты ярдәмендә Мамадыш районының Кама урман хуҗалыгы авылында Бөрсет елгасы үзәнен чистарту эшләре төгәлләнә.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.

/Татар-информ


Фикер өстәү