Татарстан мәдәнияте көннәре Төрекмәнстанда узачак

Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадта һәм Мары шәһәрендә 17 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре узачак. Татарстан үзенең мәдәни мирасын күргәзмәләрдә, мастер-классларда, концертларда күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.

Ачылу тантанасы 17 октябрьдә Төрекмәнстан Дәүләт мәдәни үзәгенең Мукамов сараенда узачак. Анда сувенирлар, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре, халык сәнгать һөнәрләре осталарының авторлык эшләре, Татарстанда ЮНЕСКО объектлары фотокүргәзмәсе һәм Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты тәкъдим ителәчәк.

Икенче көнне программа Мары шәһәре Кемин исемендәге Мары драмтеатрында узачак. Ә Ашхабадта Төрекмәнстанның сынлы сәнгать музеенда «Халык сәнгать һөнәрләрен һәм кәсепләрен саклау, торгызу һәм үстерү» темасына түгәрәк өстәл узачак.

«Ашхабад» кинотеатрында «Ибн Фадлан», «Тарлан», «Исәнмесез» татар кинофильмнарын күрсәтәчәкләр. Чара 19 октябрьдә Төрекмәнстан Дәүләт мәдәни үзәгенең Мөәмов сараенда Татарстан Республикасы һәм Төрекмәнстан мәдәният һәм сәнгать осталары арасында дуслык концерты белән тәмамланачак.


Фикер өстәү