Бу хакта Дәүләт Советына еллык юлламасы вакытында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
— Казанда халык сәнгать кәсепләрен, һөнәрләрен һәм декоратив-кулланма сәнгатен торгызу, саклау, үстерүне өйрәнү үзәге барлыкка килергә мөмкин, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Һәр халыкның мәдәни байлыгы һәм мирасы киләсе буыннарга да барып җитсен һәм дәвам итсен өчен, көчләрне берләштерергә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен махсус белем-тәрбия модулен кертергә кирәк. «Системалы нигездә халык сәнгать кәсепләре буенча мастер-класслар үткәрү, балалар өчен күрсәтмә уку әсбаплары әзерләү мөһим. Бу юнәлештә Казанда халык сәнгать кәсепләрен, һөнәрләрен һәм декоратив-кулланма сәнгатен торгызу, саклау һәм үстерүне өйрәнү үзәген булдыру җитди ярдәм булырга тиеш», – диде республика Рәисе.