Казанда «Тормыш стиле – мәдәни код» II Халык иҗаты һәм гамәли-декоратив сәнгать Этно-fashion фестивале бара

Казанда «Тормыш стиле – мәдәни код» II Халык иҗаты һәм гамәли-декоратив сәнгать Этно-fashion фестивале башланды.

Россиянең төрле төбәкләреннән 300гә якын халык һөнәрчелеге оешмалары, гамәли-декоратив сәнгать осталары, һөнәрчеләр һәм рәссамнар, дизайнерлар, модельерлар, иҗат берләшмәләре Казанга җыелды. Заманча мәдәният һәм иҗат фестивале БДБ, Европа һәм Азия илләреннән 100дән артык оста һәм һөнәрчене җыйган этномаркет ачылышыннан башланды. Кызыклы остаханәләр белән үрелеп барган «Тормыш стиле – мәдәни код» этномаркеты 2 августтан 7 августка кадәр Кабан күле яр буенда эшләячәк. Биредә традицион халык һәм сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре, заманча авторлык эшләре дә тәкъдим ителгән.

Гомумән, фестиваль осталык дәресләренә, фикер алышуларга, ярминкәләргә, үзенчәлекле күргәзмәләргә бай булачак. Биредә теләгән һәр кеше халык сәнгате һәм мода белән якыннанрак таныша ала. Әлеге фестиваль – төрле милләтләрнең иҗади берләшү мәйданчыгы да. Фестиваль кысасында «Хәзинә» милли галереясында «Мирас һәм традицияләр» дип исемләнгән сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе эшләячәк.

Этномаркетта тәүге тапкыр Ингушетия, Чувашия, Удмуртия, Саха (Якутия), Чиләбе, Липецк, Иваново һәм Пенза өлкәләре вәкилләре катнаша. Фестиваль Россиядә милләтара татулыкны ныгытуны, Россия, Европа һәм Азиядән килгән осталар арасындагы хезмәттәшлекне үстерүне күз алдында тота.

Чараның ачылу тантанасында Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова исеменнән Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Алсу Мифтахова сәламләде һәм Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлназ Кадыйрованың сәламләү хатын укыды.

«Фестиваль Россия төбәкләре арасында мәдәни киңлекне һәм мәдәни элемтәләрне ныгытуда зур роль уйный. Ул катнашучыларга тупланган тәҗрибәләрен алмашырга һәм халык сәнгать һөнәрчелеге өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итәр дип ышанам», – диелә хатта.

Халык сәнгать кәсепләре оешмалары, һөнәрчеләр һәм рәссамнар ассоциациясенең идарә рәисе урынбасары Алексей Комаров әйтүенчә, фестиваль күпкырлы булуы белән үзенчәлекле:

– Без монда халык сәнгать һөнәрләренең үзенчәлекле эшләнмәләрен генә күрсәтеп калмыйбыз, биредә теләге булган һәр кеше үзенең осталыгын сынап карый алачак.

Табигый ташлардан төрле бизәнү әйберләре ясаучы Эльмира Габдрахманова этномаркетта катнашырга Санкт-Петербургтан килгән.

– Мондый эшләнмәләр ясау белән инде 7 елдан артык шөгыльләнәм. Элек кибет тота идем, анда табигый ташлар, төрле муенсалар, беләзекләр саттым. Аннары аларны үзем ясый башладым. Мин үзем – Дагыстаннан. Анда күбрәк көмеш, алтын бизәнү әйберләре популяр. Ә мин заманча стильдә эшлим. Эшләнмәләрем арасында көнчыгыш бизәнү әйберләре дә, заманча геометрик элементлылары да, этник бизәнү әйберләре дә бар. Мин – иҗади шәхес, гел бер үк нәрсә белән генә шөгыльләнә алмыйм. Яңа идеяләр туып тора һәм мин аларны шундук тормышка ашырам. Беренче чиратта моны кешеләр өчен, аларга файдалы булсын дип эшлим. Бу бик мөһим, – диде ул.

 

                                                                                              Ләйсән Сафина


Фикер өстәү