Электрон китапмы, кәгазь басмамы?

Китапны гомум төшенчә дип билгеләсәк тә, гадәттә, кеше китап турында сөйләгәндә, дәреслекләрне дә, кухня нечкәлекләре, им-том ысуллары һәм башка нәрсәләр турында язылганнарын да түгел, ә әдәби китапларны күз уңында тота. Аларның да кәгазь вариантларын. Безнең татарда әле электрон китапка чын китап итеп карау ныгып җитмәгән, бездә кәгазьне генә санга сугарга күнеккән халык яши. Югыйсә алга киткән чит илләрдә генә түгел, хәтта үзебезнең урыста да электрон китапларга күзәтүләр булып тора, төрле премияләр бирәләр, бәйгеләр оештыралар. Электрон китап кибетләре дә, китапханәләре дә хәттин ашкан.

Ләкин безнең татарда да тора-бара электрон китаплар лаеклы урын алачактыр. Беренчедән, алар арзан, икенчедән, яңа. Яңалык монда яңа язылган килеш тәкъдим ителә дигәнне аңлата. Мин, мәсәлән, романымны бүген язып бетерәм икән, сез аның кәгазь китап булып чыкканын берничә ел көтәргә мәҗбүрсез. Ә электрон вариантын икенче көнне үк минем сайттан сатып алырга мөмкин була. Ул сезгә арзангарак та төшә. Ул, гомумән, бар яклап та отышлы: урманнарны кисеп, кәгазь ясарга кирәкми, димәк, экологияне саклый; хәрефләргә киткән химик элементлар белән зарарламый, өстәвенә аны теләсә кайсы мизгелдә махсус җайланмадан яки телефоннан укып була. Көнен дә, төнен дә. Әлбәттә, төрле кешеләр бар. Кайберәүләр: «Мин кәгазь китапның исен яратам!» – дип өзгәләнә. Бу бәхәсле мәсьәлә инде. Махсус иснәп караганым бар: кайберләреннән тузан исе килә, кайсыларыннан күсе печ-пече исе, бер ишләреннән… Ярый, санап тормыйм. Бары тик типографиядән яңа чыкканнарында гына свежий буяу исе була. Яңа китапларымны көтеп алсам да, мин аларның исенә бик мөкиббән китмим. Бөтен кешедә дә токсикоманлык тойгысы көчле түгелдер, күрәсең.

«Кәгазь китап яхшыракмы, әллә электронмы?» – дип сорыйлар кайчагында. Мин аптырап калам. Кечкенәдән кәгазь китап укып үскән кеше буларак, андыен да кимсетәсем килми. Анысы да әйбәт. Кулыңа аласың, авырлыгын тоясың. Саллы булып күренә. Минем кайбер китаплар аягыңа төшсә, аксатарлык бит инде, шуңа аларның эчтәлеге дә бик «весомый»дыр шикелле була. Иллюзия генә инде бу. Ләкин рәхәт иллюзия. Язучы үз иллюзияләре эчендә яши, укучы – үзенекендә.

Ә болай мин электрон китапларны ныграк үз күрәм. Бу тормыш рәвешем белән дә бәйледер. Элегрәк, гастрольләрдә йөргән чакта сумкамның яртысы  китаплар белән тулы була иде. Әйтик, бүген – Ырымбурда, иртәгә – Чиләбедә концерт. Син берничә сәгать эчендә шәһәр белән җиңелчә танышасың, шуннан репетиция ясыйсың, нәрсәләреңнедер камилләштерәсең. Концерт  ике-өч сәгатькә сузыла. Һәм вәссаләм. Калган вакытың – үзеңә. Кызлар чигү чигә, бәйләм бәйли. Музыкантлар һөнәрен камилләштерә. Ә син? Конферансье дип аталган тел бистәсе? Син китап укыйсың. Ун көнлек гастрольгә ун китап кирәк ким дигәндә. Вәт мин төяп йөри идем. Ә электрон китаплар чыккач, бөтенләй рәхәт тормышка күчтем. Әнеккәем! Боларны бит төнлә автобуста барганда да, иптәшләрең ут сүндереп ятканда да, теләсә кайсы вакытта укып була. Күтәренеп тә йөрисе юк. Кечкенә телефоныңа меңәрләгән китап сыя. Менә кайда ул җан рәхәте!

Электрон китапны чыгару да җайлырак. Мин бит инде басма китаплар чыгарып та йөргән кеше. Типографияләр эзлисең. Арзан һәм сыйфатлысын. Ә андыйлар юк. Арзан булса, сыйфаты аксый, сыйфаты булса, бәясе «канатлана». Уртачарагын табып чыгарасың да кибетләргә таратасың. Алырга атлыгып тормыйлар. Китап кибете булган районнарда өч-дүртне калдырып китәсең. Реклама бирәсең. Барыбер бик ярдәм итми. Үз акчаңа чыгарган китапларны үзең катнашкан концертларда гына әйбәт сатарга мөмкин. Кайвакыт көтелмәгән уңышлар да була. Себердә, мәсәлән, «Юмор бар» дип аталган китап егерме генә данә калды. Мин боларның һәрберсен бер мең сумнан куйдым. Алсалар да бик әйбәт, алмасалар да яхшы – үземә кала. Мин ул китапларны үземә калдырырга тели идем. Бүтән юк иде. Өч концерт дәвамында шуларның барысын да алып бетерделәр. Алырга теләүчеләр соңыннан адресларын калдырып, почта аша җибәрүемне үтенеп тә йөрде. Бер мең сумга бу! Ул вакытта хәтта дөнья бестселлеры дип танылган китапларның бәясе дә ике-өч йөз сумнан артмый иде. Стивен Кингның «Мобильник» дигән китабын мин, мәсәлән, Сургутта 200 сумга сатып алдым. Шуңа тиң очрак теплоходта йөзгәндә булды. Уфа – Болгар теплоходында минем белән очрашу үткәрделәр. Очрашуда катнашучылар китап сорый, ә миндә,  ял итәргә генә килгән кешедә, бер-ике китап кына бар. Бүләк иттем инде кемнәргәдер. Укыганнар инде, яратканнар. Бер-берсенә сөйләгәннәр. Шуннан миңа китап сорап килүчеләр тынгы бирми башлады. Шалтыратып сөйләштем дә дусларым яңарак чыккан «Мәхәббәт яңгыры» дигән китапны Дүртөйледәге теплоход тукталышына китереп бирде. Өч-дүрт йөз данә иде бугай инде. Сатуга куйдык, ике-өч көн эчендә барысын да алып бетергәннәр. «Марат, үзең автограф куеп утырсаң, бу бер көндә бетә иде», – диделәр. Мин үзем сатмыйм да, автограф куеп утырырга да яратмыйм. Үз әсәрләрем янында мин үземне уңайсызрак хис итәм. Аларга иң әйбәт сыйфатларымны биргәнмендер дә үземдә гел тискәреләре генә калгандыр сыман тоела. Шулайрак бугай инде…

Ләкин мондый очраклар бик сирәк була. Асылда, кәгазь китапларны чыгару да, сату да бик күп кирәкмәгән эшләр, килешүләр, документ тутырулар һ.б. нәрсәләр белән бәйле. Шуңа мин  китапларымны электрон вариантта чыгаруны ныграк үз итәм. Волокита дип аталган нәрсә юк монда. Законнарны бозмыйсың, салымыңны үз вакытында түлисең икән – беркем дә бәйләнми, барысы да үзеңнән тора. Язасың, яңа әсәреңне сатуга куясың, искерәкләрен бушлай тәкъдим итәсең – теләгән кеше сатып алып укый, акчасы булмаганы искесен бушлай чамалый. Үзеңә дә – зур стимул. Бер әсәр язган чагыңда икенчесе сине матди бәйлелектән азат итә. Әйтик, менә «Кайту» әсәрен сатып алучылар күп булмаса, мин «Тик син генә» дигән повестьны яза алмас идем. Язу өчен күңел тынычлыгы кирәк. Мин, гомумән, бераз патриархат кешесе бугай: суыткычым тулы, кәшилүгем таза, хатыным елмаюлы, балаларым исән-имин, кыскасы, күңелем тыныч булмаса, бер нәрсә дә яза алмыйм. «Язучы ярлы булырга тиеш», – дигән сүз ул – байлар яки саран нәширләр уйлап тапкан ялган. Әйбәт әсәр язу өчен үзеңне зур итеп тоярга кирәк. Хәерче һәм ач кеше беркайчан да зур була алмый: ярлы – акча, ач  ризык өмет итә. Үзәге нык булмаган каләмчеләр өчен бу аерата куркыныч: алар хуҗасы кемгә өстерсә, шуңа өрә торган эткә әйләнергә мөмкиннәр. Иҗатчының рухы нык булырга тиеш. Рухи ныклык ул тән тазалыгы белән дә, тамак туклыгы белән дә бәйле. Җан сафлыгы, әлбәттә, беренче урында тора, әмма җанның сафлыгын саклау белән җанны саклау – икесе ике мәсьәлә. Фәлсәфәгә кереп киттек бугай, бу өлешен яратмасагыз, ташлап китегез. Тик бәхәссез бер нәрсә бар: язучы язарга тиеш. Үзе теләгәнне. Фәлән хакка сатылганны түгел, ә нәкъ менә үзе теләгәнне.

Яңаны язган саен иҗат мөмкинлегең арта. Матди халәтең дә. Яңасын сатып алып, искесен бушлай укыйлар. Әсәрләрең «искергән» саен бушлай укучылар күбәя. Аларның бик зур өлеше синең ДАИМИ УКУЧЫңа әйләнә. Мин бу сүзне һәрвакыт баш хәрефләрдән язам. Иҗатчының иң зур байлыгы ул – аның ДАИМИ УКУЧЫСЫ. Электрон китаплар белән эшләгәндә син аларны белеп, танып торасың. Минем, мәсәлән, ун меңнән артык ДАИМИ УКУЧЫМ бар. Мин шулар өчен язам. Гомум халык өчен түгел. Интернет язучыга бик зур мөмкинлекләр бирә, ул аны нәшриятлардан да, хөкүмәттән дә, көндәлекнең вак-төяк идеяләреннән дә бәйсез итә. И-и-и, аны сөйләп кенә бетерерлек түгел инде… Китаплар электрон булып кына чыксын. Аны чыгаруның да, укуның да өстенлекләре бихисап. И-и-их, электрон китап!

Менә шундый ләззәтле уйларда эреп йөргән бер вакытта электрны сүндерделәр. Озак вакытка. Телефонның да, китап уку җайланмаларының да зарядкасы беткән. Компьютер да эшләми. Электр беткәч, хәтта газны кабызып, чәй эчәрлек чут та юк икән. Мин шырпы алырга чыгып киттем, тик кибетләр эшләми: электр булмагач, аларның да эше тукталган.

Һәм шунда мине коточкыч бер тойгы биләп алды: әгәр бөтен китапларны да электронга күчереп бетерәбез икән, без көннәрнең берендә бернәрсәсез калырга мөмкинбез бит. Кешелекнең гасырлар буе тупланган гыйлеме, мәдәнияте юкка чыга дигән сүз бу. Яраткан язучым Брэдбериның «Фаренгейт» әсәрен искә төшердем. Анда китапларны яндыралар, ә монда алар үзлегеннән юкка чыга. Шул уйлардан «Китап» романы барлыкка килде. Укыган кешеләр сүзнең нәрсә хакында баруын беләдер инде, укымаганнар надан килеш калсын: иркенләп, үз әсәрем турында сөйләп утырырга теләмим. Тик бер нәрсә бар: электрон китапларга таяну да, алардан баш тарту да – юләрлек; кәгазь китаплар белән дә хәлләр шул чама. Яңалыкка омтылган хәлдә дә искелекнең әйбәт өлешләреннән баш тартырга ярамый. Яңаның ни булып бетәрен әле беркем белми, ә «иске» дип бәяләнгәне – гасырлар сынавын узган феномен.

Ләкин сүз башындагы сорау шул килеш кала сыман: кайсы әйбәтрәк? Мин болай дип кенә җавап бирә алам: сез кайсын үз күрәсез – шул әйбәт. Сезнең өчен. Үзегез өчен әйбәт нәрсәләрне яклагыз, чөнки бөтен кеше өчен дә әйбәт әйберләр булмый, я бик сирәк була. Мин аларның икесе дә булсын дип уйлыйм. Икесе дә булсын һәм кешеләр сайлап алсын. Бездә дә сайлау иреге булырга тиештер бит инде. Хет китап өлкәсендә…

Һәм язучы буларак шулай дип тә өсти алам: минем китапларымны нинди рәвештә укуыгыз артык мөһим түгел, сезнең аларны укуыгыз мөһим. Укый торган кешеләрнең булуы мөһим. Укый торган кешеләр бар икән, яза торганнары да булачак. Әдәбият дип аны күкләргә күтәреп сөйләшсәк тә, ул үзе гади генә нәрсә, әдәбият ул – язучы белән укучының әңгәмәсе. Классикларны уку – үткәннәр белән сөйләшү. Бүгенгеләрне уку – үз чорың белән аралашу. Аралашып яшик.

Марат Кәбиров


Фикер өстәү