Бер пассажир очыш вакытында, самолетта вафат булган

Бакуга ашыгыч рәвештә утырган Тель-Авив-Мәскәү рейсын башкарган «Эль – Аль» авиакомпаниясе лайнеры пассажиры очыш вакытында йөрәк өянәгеннән вафат булган. Бу хакта «Әзербайҗан авиалинияләре» матбугат хезмәте башлыгы Пашу Кесеменскийга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Искәртеп узабыз, самолет «Гейдар Алиев» халыкара аэропортына бер пассажирның сәламәтлеге начарлангач, ашыгыч рәвештә утырган иде.


Фикер өстәү