Самолет пассажиры үзенә кисәтү ясаган юлдашын үтергән

Самолетта сугышканда башыны зыян килгән 55 яшьлек ир-ат Минеральные Воды аэропортында үлгән.

Санкт-Петербург – Минеральные Воды самолетында бер пассажир ике юлдашына салонда үзләрен тота белмәгән өчен кисәтү ясаган. Берсе, тәнкыйть сүзләрен ошатмыйча, тегенең башына китереп суккан. Бу хакта “Life.ru” Эчке эшләр министрлыгының транспорт идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Самолет Минеральные Воды аэропортына төшеп утыргач, полиция хезмәткәрләре Петербургтан килгән ике ир-атны (берсе – 1981, икенчесе – 1987 елгы) һәм Пятигорскида яшәүче 1968 елгы ир-атны аэропорт бинасындагы полиция бүлегенә китергән. Петербургта яшәүченең йодрыгыннан зыян күргән 55 яшьлек ирнең хәле шунда начарланып киткән. Аңа “Ашыгыч ярдәм” чакыртканнар. Ләкин табиблар аңа ярдәм итә алмаган – ир җан тәслим кылган.
Самолетта үзләрен тота алмаучыларның берсенә җинаять эше кузгатканнар. Тикшерүчеләр килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый.


Фикер өстәү