Үзбәкстан татар һәм башкорт Аксакаллар Шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин Бауман урамының исемен алмаштырырга тәкъдим итте

Үзбәкстан татар һәм башкорт Аксакаллар Шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин Бауман урамының исемен алмаштырырга тәкъдим итте. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының пленар утырышында чыгыш ясаганда белдерде.

Рим Гыйниятуллин Казанның Бауман урамын татар халкы файдасына берни бирмәгән кеше
исеме белән йөртүен хупламый.
Аның сүзләренчә урамның исемен Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев хөрмәтенә үзгәртү кирәк.

Әлеге тәкъдимне ул Казан мэры Илсур Метшинга җиткерде.


Фикер өстәү