Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Рәис» атамасын хуплады

Татарстан Дәүләт Советының 39нчы утырышында республиканың югары вазыйфаи заты атамасын үзгәртү мәсьәләсе карала. Утырыш барышында үз фикерен Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә җиткерде. Ул «Рәис» атамасын хуплавын да белдерде.

Минтимер Шәймиев сүзләренчә, әлеге мәсьәләгә бәйле фикер алышуның чын күңелдән баруы күренә. «Республика, аның җитәкчесенә карата кайгыртучанлык бар. <…> Һәркемнең күңелендә борчу бар. Мондый җитди карарлар кабул итү өчен вазгыять җиңел түгел», – диде ул үз чыгышында.

Дәүләт Киңәшчесе гасыр башында булган вакыйгаларны да искә төшерде. Аның әйтүенчә, 2000нче елларда да бу сорауга карата фикер алышу җиңелләрдән булмаган. “Закон нигезендә сөйләшергә, хәл итәргә кирәк иде. Республика ул елларда көн-төн кайнады. Демонстрацияләр мине өйгә кадәр төрле таләпләр белән озата йөрде”, – диде Минтимер Шәймиев. Президент атамасаны бәйле мәсьәлә дә берничә ел дәвамында каралуын әйтте Дәүләт Киңәшчесе.

Минтимер Шәймиев депутатлар тәкъдим иткән “Рәис” атамасын хуплавын да белдерде. “Башлык – Татарстан Республикасы Рәисе. Бу әйбәт булыр иде. <…> Бездә Татарстан Президенты сайланып куелган, аңа Президент вазыйфасында эшләп бетерергә мөмкинлек бирергә кирәк. Бу аңлашыла да, чөнки ул халык тарафыннан сайланган. Без бит хәзер бу мәсьәлә буенча референдум үткәрә алмыйбыз.  Әгәр парламент мондый адым белән килешсә, федераль үзәк белән уртак тел табарга тиеш булачакбыз”, – дип белдерде Минтимер Шәймиев.

 


Фикер өстәү