Авылда яшәүче ир йортына ут капканнан соң урамга йөгереп чыккан һәм егылып үлгән

Фаҗига Чаллыдан 15 чакрым ераклыктагы Калмаш авылында килеп чыккан, дип яза “Челнинские известия”.
Совет урамында урнашкан йортта кичә кичке 6лар тирәсендә янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ут барлыгы 120 квадрат метр мәйданда янкормалы агач йортны ялмап алган.

Янгын чыкканда, йорт хуҗасы – 59 яшьлек ир-ат өйдә булган. Үсеп җиткән ике улы кунакка киткән булган. Шаһитлар әйтүенчә, ир янып торган йорттан чыгарга өлгергән, күршеләре белән сөйләшеп тә алган әле. Шуннан кинәт кенә ауган. “Ашыгыч ярдәм” медиклары аны аңына китерә алмаган…

Судмедэкспертларга ирнең кинәт кенә үлүе сәбәбен ачыкларга туры киләчәк.

Янгын сәбәбе һәм зыян күләме әлегә мәгълүм түгел. Түбәсез калган абыйлы-энеле ике бертуган Чаллыда яшәүче әниләре янына сыенырга мөмкин.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү