Әйтик, сөт антибиотикларны үзләштерүгә комачаулый. Кальций һәм андагы башка матдәләр тәэсирендә дару канга начар сеңә”, – дип аңлаткан Виктор Дикманов.
Соклар, үз чиратында, дару белән реакциягә керергә мөмкин. Әйтик, грейпфрут согы эчәклектәге ферментка тәэсир итеп, препаратның канга тиешледән күбрәк сеңүенә китерә. Кайбер статиннар, аритмиягә каршы дарулар һәм иммунодепрессантлар кулланучылар өчен куркыныч белән яный бу.
Чәй белән каһвәгә – аерым игътибар. Чәйдәге танин матдәсе кайбер даруларның тәэсирен юкка чыгара, ә даруны каһвә белән эчкәндә, кофеин препаратның тәэсирен кирәкмәгәнгә көчәйтә. Даруны каһвә белән йотып кую бавыр, бөер һәм йөрәккә авырлык китерә.
Шуңа күрә даруны су белән генә эчәргә кирәк, дип йомгак ясаган сүзенә белгеч.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез