Разил Вәлиев Минтимер Шәймиев турында: Мондый шәхесне бернинди кәнәфи дә үзгәртә алмый

«Кешене яратмаучы кеше җитәкчелеккә килергә тиеш түгел». Бу сүзләрне Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевтән ишеткән идем. Кайда нәрсә уңаеннан әйткәнен хәтерләмим, әмма бу фикер күңелнең түренә үк кереп оялады. Гомер буе җитәкче урында утырган кеше шулай дип әйткән икән, димәк, ул үзен дә күз алдында тоткандыр.

Минтимер аганың юбилее алдыннан Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиев белән очрашкач, сүзне әнә шуннан башладык. Нәкъ менә Разил туган белән очрашу очраклы хәл түгел. Зур-зур дәрәҗәләргә ирешеп тә, ул да гади татар егете булып кала бирә.

Бер кызыклы хәл. 4 гыйнварда Минтимер ага шалтырата моңа.
«Разил, чаңгы киемнәремне киеп чыгарга гына тора идем, синең турыда тапшыру барганын күрдем дә, киемнәремне салып, телевизор каршына утырдым. Тапшыруны ахырга хәтле карадым. Бер артык сүз юк, барысы да дөрес. Туган көнең белән сине!» – дигән.

– Озакламый сезнең дә туган көн, юбилей, Минтимер ага… – ди Разил.
– Шулай шул. Гыйнварда туу – бик җаваплы нәрсә ул. Табигатьнең иң кырыс вакыты бит. Салкын, кырыс айда туган кеше чыныкканрак, түземлерәк була кебек…
Тагын нәрсә турында сөйләшкәннәрен сорап тормадым, сүз куертыр өчен безгә шунысы да җитә иде. Кайбер җитәкчеләр, югары кәнәфигә менеп утырып бераз вакыт узуга, гади генә әйткәндә, «әлләкем» булалар.
Ә Минтимер ага Татарстанда гына түгел, илдә, дөньяда танылып, ничек кече күңелле булып кала ала икән?! Чаңгыда йөреп кайтырга дип чыгып барган җиреннән кире борылып, телевизор каршына барып утырган бит.
Үзе бер хикмәт инде. Кеше яратмаучыларны җитәкчелеккә якын җибәрмәү турында сүз чыккач, Разил болайрак сөйләде. Мәсәлән, кеше, аерым алганда иҗат кешесе, ни язса да, үзе турында яза яисә башкаларны үз күңеле аша үткәреп тасвирлый. Чөнки теләсә кем өчен бу дөньяда иң өйрәнелгән, иң яхшы белгән кешесе – ул үзе. Минтимер ага да кем турында сөйләсә дә (бу очракта җитәкчеләр була инде), иң элек үзен күз алдында тотадыр. Кеше яратмаучы ил агасы була алмый һәм тиеш тә түгел.

Разил Минтимер ага турында шактый күп белә, тормыш юлын махсус өйрәнгән. Иң кызыгы: Минтимер ага да Разил турында шактый белә икән. Күптән түгел очрашкач: «Син дә председатель малае түгелме соң әле?» – дигән.
«Әйе. Әти башта агроном, аннан председатель булган. Мине дә председательлеккә укытмакчы иде», – ди икән Разил. Минтимер ага: «Ярый әле ул юлдан китмәгәнсең», – дип куйган. Минтимер ага үзе дә – председатель малае бит!

«Ярый әле үзе дә ул юлдан китмәгән», – дип көлешеп куйдык. Разил Минтимер аганың татарча төзек җөмләләр белән сөйли белүенә һаман да шакката:
– 1970 нче еллар иде. Минем «Ялкын» журналында эшләгән чак. Минтимер ага хәзерге Фәннәр академиясе бинасында журналистларны җыйды. Һәм татарча чыгыш ясады. Бу зур вакыйга кебек истә калмас та иде, әмма татар теле эт типкесендә йөргән заман бит бу. Кая анда зур җыеннарда – хәтта кибетләрдә, җәмәгать транспортында да татарча сөйләү сәер тоела иде. Ә монда мелиорация министры менә дигән итеп, чын ихластан татарча чыгыш ясый. Шуның өстенә сөйләм теле бик образлы аның. Җитәкчелеккә китмәсә, Минтимер агадан, бәлки, менә дигән язучы чыгар иде.

«Ярый әле язучы булмаган, нинди җитәкчедән колак каккан булыр идек», – дип тагын кыстырып куям. Ә Разил: «Туфан аганың гел әйтә торган сүзе бар иде. «Иҗат кешесе өчен таланттан кала иң кирәклесе – ихласлык», – ди торган иде. Минем фикеремчә, ихласлык – җитәкче кеше өчен дә иң кирәкле сыйфат. Әгәр синдә шушы сыйфат юк икән, нинди матур сүзләр сөйләмә, акыллы фикерләр әйтмә – халык сиңа ышанмаячак, әйткәннәреңне кабул итмәячәк», – ди.

– Аннары, Минтимер ага кешене тыңлый да белә ул.
– Монысы да шул ихласлыкка бәйле. Кайчак аның янына ярты сәгатькә дип кенә керәсең, сәгатьтән артык, икешәр сәгать буе сөйләшеп утырасың. Без инде кәгазьгә карамыйча да матур сөйләргә өйрәнеп беттек, әмма тыңлый белүебезне югалттык. Игътибар иткәнең бардыр, җыелышларда кайберәүләр чыгыш ясый, ә аннан соң чыга да китә. Димәк, башка кеше фикере аңа кызык түгел. Ә Минтимер ага кеше сүзенә бик игътибарлы. Аның белән киңәш-табыш итү – минем өчен бик зур шатлык, мәртәбә. Бер елны олуг галимебез Миркасыйм Госманов белән «Шәхесләр» сериясеннән китаплар чыгара башларга уйладык. Шуннан Миркасыйм ага: «Разил, эш башлар алдыннан Минтимер Шәриповичның фатихасын алып чыксак, әйбәтрәк булыр иде», – диде. Кердек, максатны аңлаттык, шәхесләрнең исемлеген дә күрсәттек. Минтимер ага шунда ук үз фикерен әйтте: «Бик игелекле эшкә тотынгансыз, шәхесләр – һәр милләтне тотып торучы алтын баганалар ул», – диде. Күңелгә канат та куйды, китап чыгару өчен ярдәм дә оештырды. Аның янына һаман кергәләп, киңәшләр ала тордык. Берсендә: «Татарның Яруллиннары бар бит әле. Бер гаиләдән өч музыкант, композитор тагын кайсы халыкта бар?» – диде. Ул Заһидулла, Фәрит, Мирсәет Яруллиннарны күз алдында тота иде. Мәҗит Гафури турында да әйтеп куйды. «Аны төрле якка тарткалыйлар, ул бит – чын татар әдибе. Шуны аңлатып язарга иде», – диде. Муса Җәлилне дә телгә алды. «Кайсы халыкта шундый шәхес бар? Җәлил турында өстәмә мәгълүматлар да юк түгелдер», – дигән иде. Без яңа гына Муса Җәлил турында китап чыгардык. Аңа 500дән артык документ кергән, шуның яртысыннан артыгы моңарчы бер кайда да басылмаган. «Шәхесләр» сериясенең асылы да шул бит – моңа кадәр дөнья күрмәгән яки, цензура аша узып, шактый кыскартылган документларны эзләп табып, шәхесләребезнең моңарчы билгеле булмаган сыйфатларын ачу. Бүгенгә 80нән артык китап чыкты инде, озакламый Яруллиннарга, Мәҗит Гафурига, Нәкый Исәнбәткә багышланганнары да дөнья күрәчәк.

– Разил туган, сине тыңлап утырам да, Президентың мәшәкатьләре болай да хәттин ашкан була, ничек барысына да өлгерә икән ул, дип тә уйлап куям.
– Әле бит Минтимер ага дөньяның иң буталган вакытында Президент булды. Мин аның сәясәттә дөньякүләм дәрәҗәдә фикер йөртә алуына шаккатам. Бер уйлаганда чеп-чи татар авылында туган, гади татар мәктәбендә белем алган һәм сәясәттә дөнья сәхнәсенә чыга алган шәхес бит ул. Бүген: «Татарча укып, кая барып була?» – дип сөйләнүчеләргә мин Минтимер аганы мисал итеп китерәм.
Беләсеңме, мин – чит илләрдә шактый күп йөргән кеше бит инде һәм дөньяда татарлар арасында кемне күбрәк беләләр дисең? Рудольф Нуриевны, Софья Гобәйдуллинаны, Минтимер Шәймиевне, Европада – Муса Җәлилне, төрки дөньяда – Тукайны.

– Минтимер аганың акылы, зирәклеге турында күп уйлыйм мин. Берзаман, президентлыктан киткәч инде бу, аның кабинетына кердем. Өстәлдә, урындыкларда – бөтен җирдә китап. «Шул хәтле китапны укып чыкмакчы буласызмы?» – дим. «Барысын да укып чыгу мөмкин түгел инде ул. Президент чагында вакыт бик тимәде, хәзер күбрәк укырга иде исәп. Гөнаһ булса да әйтим инде, мин үземне шактый мәгълүматлы кешегә санап йөри идем, бераз ялгышканмын икән. Китап укымау – һәр җитәкченең зур ялгышы ул. Чөнки, бөтен кеше синең авызыңа карап, һәр сүзеңә: «Әйе, әйе», – дип торганда, үзеңне иң акыллыга саный башлавың да мөмкин бит…» – дигән иде ул. Минтимер ага үзен барысына да баш, барысына да түш, дип санамады.

– Бер кызык әйбер сөйлимме?

– Сөйләп кара!

– Заманында аңа туган тиешле Ринат Фәрдиевне, урыны оҗмахта булсын инде, Зәй районына хакимият башлыгы итеп куйганнар иде. Командировка вакытында шуның янына кердем. «Ринат Шәехович, абыегыз Президент булгач, күп мәсьәләләрне җиңел генә хәл итә аласыздыр инде?» – дидем. Сорау, әлбәттә, тупасрак, уңайсызрак иде. Әмма ул үпкәләмәде һәм үзе бер гыйбрәтле вакыйганы сөйләп алды. Чыннан да, Президент янына кергән булган ул. Авыл хуҗалыгында техника җитмәвеннән зарланып алган: «Бер-ике комбайн бирә алмассыз микән?» – дигән. Минтимер ага башта өстәл тартмасын тартып чыгара, нидер эзли. Үзе: «Тәк, монда юк икән…» – дип сөйләнә. Ринат Шәехович исә, комбайн алыр өчен берәр документ бланкын эзлидер дип өметләнеп утыра. Шуннан соң Минтимер ага кием шкафын, башка шкафларны ачып карый: «Монда да күренми», – дип сөйләнә. Шуннан Ринат Шәеховичка борыла да: «Энем, комбайн бер җирдә дә юк икән бит!» – дип куя. «Шуннан җир тишегенә кереп китәрдәй булдым, Минтимер абыйдан бүтән берни дә сорамадым», – дигән иде.

– Риман туган, Минтимер ага президентлыктан китеп Дәүләт киңәшчесе булгач та үз агымында калды. “Президент эшенә катнашмачакмын”, – дип сүз дә биргән иде. Бу да олпатлык һәм ихласлык билгесе, мондый шәхесне бернинди кәнәфи дә үзгәртә алмавына бер дәлил. Аңа озын гомер телим.

– Теләкләребез дә Минтимер аганың үзе кебек ихлас.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү