Язучы, журналист Заһид Мәхмүди вафат

Язучы, журналист Заһид Мәхмүди вафат булган. Бу хакта Матбугат.ру хәбәр итте. 

Тумышы белән Кукмара якларыннан булган танылган язучы, журналист, нәшир, милләтпәрвәр, тынгысыз җан Заһид Мәхмүди вафат. Бу күңелсез хәбәр «Матбугат.ру»га ТНВда эшләүче хезмәттәшләреннән килеп иреште (Заһид Мәхмүдинең улы Фәнис Камал ТНВда яңалыклар алып бара).

Хәтерләсәгез, Заһид Мәхмүди «Мәхмүтфильм» киностудиясен оештырып, улы Фәнис Камал белән дүрт нәфис фильм төшергән иде.   Аларның «Җәза» (психологик криминаль триллер), «Ломбард» (фантастик жанрдагы фәлсәфи-сатирик тасма), «Ак болыт» (фәлсәфи-публицистик әсәр) дип исемләнгән әдәби-нәфис фильмнары төрле елларда башкалабыз Казанда узган мөселман кинофестивале кысаларында күрсәтелде.   «Җәза» фильмы, республикабыз кала-салаларында прокатта булып, иң күп акча җыючы тасма буларак та танылды.   Якыннарының кайгысын уртаклашабыз.


Фикер өстәү