Казанда халыкара мөселман киносы фестивале ачылды

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең беренче рәсми чарасы «Ногай» кунакханәсендә урнашкан Матбугат үзәгендә булды — биредә жюри әгъзалары белән беренче матбугат конференциясе үтте.

«Иң авыры — хакыйкатьне билгеләү, иҗат кешесенең хокукын кысмаслык итеп эшлисе иде», — диде азәрбәйҗан кинорежиссеры, сценарист, актер, продюсер Эльчин Мусаоглу.

«Фильмнарны мәрхәмәтлелек күзлегеннән чыгып бәяләячәкмен. Башка бәя була да алмый. Йөрәгемә кагылса, югары бәялим, кагылмаса — билге куймыйм», — диде кино тәнкыйтьчесе, сценарист, GN Interpartners компанияләре группасының башкарма директоры Валерия Байкеева.

Жюри составында шулай ук, Касабланка кинофестивале директоры, кино белгече Жером Аммади (Марокко), Гетеборгта гарәп киносы фестивале директры, режиссер Фаджр Якуб (Швеция), Туниста Урта диңгез халыкара кинофестивале техник директоры Әлмөхәммәд Кальсом (Сирия), Казахстан кинорежиссеры Бахыт Каирбәков, кино һәм телережиссер Камал Сваруп (Һиндстан), оператор, режиссер Сәет Неджати (Иран), шагыйрь, журналист Ашраф Дали, төрек актеры Селим Байрактар бар.

Фестивальнең конкурс программасына 50 фильм кергән. Болар — Россия, Франция, Испания, Кытай, Төркия, Иран, Бельгия, Япония, Израиль, Босния һәм Герцеговина, Пакистан, Малайзия, Тунис, Болгария, Катар, Кувейт, Эстония, Бангладеш һәм Алжир. Шулай ук, Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбәйҗан, Кыргызстан, Таҗикстан фильмнары да бар.

Конкурс программасы дүрт төп номинацияне үз эченә ала — тулы метражлы нәфис фильм, тулы метражлы документаль фильм, кыска метражлы нәфис фильм, кыска матражлы документаль фильм. Татарстан режиссерлары «Милли конкурс» номинациясенә берләштерелгән.

Ачылу тантанасы бүген 18.00 сәгатьтә Казан Ратушасында узачак. Фестиваль 10 сентябрьдә «Пирамида» күңел ачу комплексындагы тантана белән ябыла.

/Татар-информ

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү