27 ноябрь тарихта ниләр белән истә калды?

Россиядә диңгез пехотасы көне

Россиядә Диңгез пехотасы көне Петр I нең диңгез солдатлары полкын оештыру турындагы указы гамәлгә кергән көннең истәлеге итеп билгеләнә. Рус армиясендә диңгез пехотасының махсус командасы 1698 елда “Орел” экипажы составыннан оештырыла. Шведларга каршы көрәштә батырлык күрсәткәч, Петр I Балтыйк флотының командаларыннан бер полк төзергә карар кыла. Башта алар корабль командирларына буйсыналар. Хәрби хәрәкәтләр тәмамлангач, базаларда каравыл торалар. 1768-1774 елларда Рус-төрек сугышында, Федор Ушаковның Урта диңгез походында катнашалар. Рус флотының 1810 елда формалашкан диңгез гвардия экипажы 1812 елгы Ватан сугышында катнаша: коры җир фронтында хәрәкәт итеп, дошманның су кичүләрен юк итә. 1813 елда диңгез пехотасы армия ведомствосына күчерелә һәм флот белән элемтәсен югалта.

Совет Россиясендә, Хәрби-диңгез флотының бер төре буларак, диңгез пехотасы 1939 елда формалаша. Бөек Ватан сугышы башланганда 19 бригада, 13 полк, 70тән артык батальон була. Фашистлар “кара үлем” дип йөрткән диңгез пехотачылары Мәскәү, Ленинград, Одесса, Севастополь, Заполярье, Сталинград шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Уннарча мең диңгез пехотачылары Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

1956 елны диңгез пехотачыларын кыскарталар, җиде елдан соң яңадан торгызалар.

Бөтендөнья сатып алудан баш тарту көне

Әйберне артыгыннан тыш куллану җәмгыятьтә куркыныч тенденция булып санала. Шуңа күрә дә ноябрь ахырында дөньяның күп кенә илләрендә бер тәүлек буена теләсә нинди әйберне сатып алудан баш тарталар.


Фикер өстәү