7 сентябрь тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Халыкара Зәңгәр күк өчен чиста һава көне

Бу истәлекле дата 2019 елның 19 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясы оешмасы тарафыннан гамәлгә куела. Пычрак һава кеше сәламәтлеге өчен бик куркыныч һәм ул бик күп авырулар китереп чыгара. Галимнәр китергән мәгълүматлар буенча, уртача 6,5 млн очракта кешенең үлеменә пычрак һава сәбәпче була.

«Локомотив»ны искә алу

11 ел элек (2011) «Локомотив» хоккей командасы фаҗигагә тарый. Төп команда уенчылары һәм тренер штаты утырган самолет Ярославльдәге Туношна аэропортыннан күтәрелгәндә шартлый. Бу фаҗигадә бортта булган 45 кешенең 43е һәлак була. Хоккейчы Александр Галимов алынган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлә. Инженер Александр Сизов берүзе исән кала. Автофаҗига пилот хатасы белән килеп чыга. Ул, самолет күтәрелеп китәр өчен ур тизлек белән хәрәкәт иткәндә, ялгыш тормоз педаленә баса.

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

94 ел элек (1928) Хезмәт Кызыл Байрагы ордены гамәлгә куела. Аның беренче кавалерлары Хәрби Һава Көчләре механиклары А.Шелагин һәм М.Квятковский була. Алар бу бүләккә Төньяк полюста фаҗигагә дучар булган «Италия» дирижаблен коткару эшләре өчен лаек була. Шулай ук Ленинградтагы Путилов заводы коллективы бүләкләнә.

Бородино сугышы

210 ел элек (1812) Беренче Ватан сугышында иң зур орыш – Бородино сугышы була. Михаил Кутузов җитәкчелегендәге рус армиясендә 150 мең кеше һәм 600 берәмлек корал исәпләнә. Наполеон армиясендә – 130 меңнән артык солдат һәм 600 берәмлек корал. Көн буена сузылган каты сугышларда француз армиясе нибары 1 км алга китә, әмма оборонаны өзә алмый. Соңрак Кутузов, иң куркыныч сугыш Мәскәү янында булды, дип искә ала. Ул икенче көнне башта сугышны дәвам итәргә уйлый, әмма югалтулар турында ишеткәч, чигенергә боерык бирә. Бородино сугышында рус армиясе – 40 тан алып 50 меңгә кадәр, ә французлар 30 меңнән 60 меңгә кадәр сугышчысын югалта.

Интерпол

99 ел элек (1923) Халыкара оешма – Интерпол төзелә. Бүген анда 194 ил әгъза буларак теркәлгән. Советлар Союзы бу оешмага 1990 елда керә. Россия бу эшне дәвам итә. Интерполның штаб-квартирасы Лионда (Франция) урнашкан.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү