Татарстан машина сатканда аз алдаша торган төбәкләр исәбенә кергән

Россиядә яшәүче һәр 10 кешенең берсе машинасын сатканда дөресен сөйләми.

Автомобильчеләрнең Дром сайты сораштыру уздырып, “корыч ат”ларын сатканда хуҗаларының алдашу-алдашмауларын ачыклаган. Баксаң, 51 проценты гына сатып алучыга машинадагы төзексезлекләр турында дөресен әйтә икән. Респондентларның 7%ы автомобилен сатып җибәрү өчен күп нәрсәләрне яшереп калдырырга туры килгәнлеген белдергән.

Сораштырудан ачыкланганча, Россиядә яшәүче һәр 10 кешенең берсе машинасын сатып җибәрү өчен ялган сөйли икән. Шул ук вакытта респондентларның 50%ы – дөресен генә әйтеп бетермәдем, дип белдергән. 40%ы исә, машинаны сатканда алдашмыйм, ничек бар – шулай сөйлим, дигән.

Татарстанда, Ханты-Манси автономияле округы һәм Пермь краенда яшәүчеләр иң намуслы сатучылар булып чыккан. Бу төбәкләрдән сораштыруда катнашучыларның яртысыннан артыграгы үзләренең фәкать дөресен генә сөйләвен раслаган. Ә менә Хабаровск, Приморье һәм Алтай краенда яшәүчеләрнең бик нык алдаулары ачыкланган. Аларның өчтән бер өлеше генә машиналарын намуслы төстә сатуларын таныган.


Фикер өстәү