Машина – хөкүмәтнеке, җаваплылык – кемнеке?

Россиядә соңгы өч елда каршеринг (кыска вакыт аралыгына машина арендалау. – Ред.) автомобильләре катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны, шәхси автомобильләр катнашында була торган аварияләр белән чагыштырганда, җиде мәртәбә үскән. Борчылырга нигез бар: аварияләрдә машина йөртүчеләр һәм «тимер ат»лар гына түгел, җәяүлеләр дә, башка машина йөртүчеләр дә зыян күрә. Үлем белән тәмамланган очраклар да күп. Канга буялган саннарның арту сәбәбе нидә?

Юлларда ни хәл?

Казандагы каршеринг дигәндә, 2019 елны искә төшерергә кирәк. Елның икенче яртысында, каршеринг хезмәте эшли башлагач та, бу хезмәт карамагындагы автомобильләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны кискен артты. Ай ярым вакыт эчендә 52 авария очрагы теркәлгән, ике очракта машина йөртүчеләр җинаять урыныннан качкан иде. Былтыр ЮХИДИ вәкилләре махсус рейд та оештырып карады. Каршерингтан файдаланучыларның дүрттән бер өлешендә кагыйдә бозулар барлыгы ачыкланды.

Әле шушы көннәрдә генә Казанда каршеринг автомобилен иярләгән 26 яшьлек кеше 14 яшьлек малайны җәяүлеләр кичүендә бәрдереп китте. Зыян күргән бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылды. Моңа кадәр 21 яшьлек хатын-кыз шулай ук җәяүлеләр кичүеннән чыгып баручы 50 яшьлек ханымны бәрдергән иде. Һәм мондый очраклар тагын бар.

Иң аянычы – мондый аварияләрдә кеше гомере өзелә. Бер карасаң, андый куркыныч вакыйгаларда хезмәт күрсәтүчеләр түгел, руль тоткан кешеләр гаепле бит.

«Пробок.нет» проекты җитәкчесе Александр Шумский фикеренчә, каршеринг автомобильләренә утыручылар арасында берничә категория кешеләрне билгеләргә мөмкин. «Кешеләр бу хезмәттән бер тапкыр файдаланды да туйды. Бу – бер категория. Аннан яңа кулланучылар килде. Алар әле йөреп туймады, тәмен дә тоеп өлгермәде. Яңа кешеләр руль артына утырган саен, мондый хәлләр ешрак булачак», – дигән фикердә ул.

Шумский фикерен башка түрә дә хуплый. Санкт-Петербургның Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Александр Холодов каршеринг аркасында килеп чыккан аварияләрнең берничә сәбәбе бар дигән фикердә.

– Беренче сәбәп – каршеринг хезмәтләреннән законсыз файдалану, шулай ук машина йөртүчеләрнең исерек килеш рульгә утырулары. Җәза юклыкка ышану җавапсызлыкны киметә, юлда тәртипсез йөрүгә этәрә. Икенче сәбәп – асылда машина йөртү тәҗрибәсе, стажы булмаган кешеләрнең автомобильне арендалаулары, – дип саный ул.

Каршеринг хезмәтен тәкъдим итүчеләр дә вазгыятьнең ни дәрәҗәдә җитди икәнен аңлый, билгеле. Чаралар да күрелми түгел. Мисал өчен, каршерингның кайбер компанияләре юлда тәртипле йөргәннәргә төрле ташламалар, акцияләр белән сөендерә. Аварияне киметүгә юнәлдерелгән тагын бер чара – селфи-тикшерү. Ягъни шәхесне йөзе аша ачыклау. Моңа өстәп, һәр каршерингның клиентлар базасы бар. Анда инде кемнең ничә тапкыр бу хезмәттән файдаланганы да, ничек итеп йөрүе дә теркәлгән. Беренче тапкыр кагыйдә бозу өчен штраф каралган, ә аннан соң исә каршерингның «кара исемлеге»нә керү куркынычы да бар.

Ә шулай да, каршеринг автомобиле авариягә юлыкса, машина өчен кем түли? Моңа бәйле ниндидер җәза каралганмы? Юрист Рәзил Билдановтан шул хакта сораштык.

– Әгәр дә машина йөртүче законлы рәвештә автомобиль белән идарә иткән икән, ул кеше җаваплылыкка тартылырга тиеш. Әгәр дә каршеринг хезмәте бу кешенең законлы рәвештә машина йөртергә хокукы булуын белмичә генә рульгә утырырга рөхсәт итсә, аларга да җәза булырга мөмкин. Ничек кенә булса да, ситуациягә карарга кирәк, – диде ул. Россия Гражданнар кодексының 14, 1064, 1079 маддәләре буенча штрафлар каралганын да искәртте.

Таксидан арзанрак

Фәнияр Шәкүров каршеринг хезмәтеннән аның Татарстан урамнарында күренә башлаган чорыннан бирле файдалана.

– «Яндекс. Драйв»ны такси буларак кулланам, башка төрле хезмәтләрдә машинаны берничә тәүлеккә арендалап торам. Минем өчен күбрәк мобильлек мөһим. Үз машинаң белән чыгасың икән, аңа ягулыгы кирәк. Аннан соң Казанда машина куяр өчен мөмкинлекләр чикле. Ярамаган урында калдырсаң, хәзер алып китәләр. Каршерингның исә күп кенә бушлай машина кую урыннары бар. Бер җирдә калдырасың, икенче урыннан утырып китәсең, җайлы бит. Үз машинаң белән алай булмый, – ди ул.

Казан буенча йөрисе булса, Фәнияр каршеринг автомобилен якынча ике сәгатькә алып тора. Кимендә 800 сум тирәсенә төшә икән бу. «Атнасына дүрт тапкыр каршеринг хезмәтеннән файдаланырга туры килә», – ди ул.

Саран кеше икеләтә артык түли. Фәниярнең каршеринг хезмәте белән бер кызык хәл дә килеп чыккан икән.

– Ашыга идем. Такси чакыртырга булдым. 170 сум тирәсе иде. Тукта әле, каршерингта ничегрәк дип, анысын карарга булдым. Арзанрак – 70 сум! Анысын сайладым. Тиешле урынга килеп җиттем, машинаны калдырдым. Ярамаган урында калдырганмын икән. Яңа ел ялыннан соң Казанга килдем. Каршеринг автомобиленнән файдаланам, дисәм, бурычыгыз бар, димәсенме. 3650 сумлык штраф түләргә туры килде. Яңа ел бүләге булды бу! – дип сөйләде ул. – Анысын түләдем. ЮХИДИ хезмәтенә барып, чынлап та дөрес җирдә калдырмаганмынмы икән – шуны ачыкларга булдым. Алар да 1500 сум штраф өстәде. Шуннан соң җаваплылык хисе арта да инде. Артыгын түлисең килмәсә, чамалап йөрисең.

Мондый замана уңайлыкларыннан явызларча файдаланучылар артуы белән Фәнияр дә килешә. Аның сүзләренчә, ниндидер чикләү чараларын арттыру үз нәтиҗәсен бирер иде.

– Минем машинам түгел, теләсә нишләп була дип карамыйм бу хезмәткә. Җаваплы булырга кирәк. Үзем дә шундый, – ди ул. – Юлларда куркыныч, сүз дә юк. Төрле кеше утыра. Машинага берәр нинди махсус җиһаз куярга кирәктер, бәлки. «Яндекс. Драйв»ның кәттәрәк машиналарында камералар бар. Шул камерага өстәп, алкотестер кебек берәр ни уйлап чыгарсалар, начар булмастыр.

САН

  • 2021 елның гыйнвар – март айларында Россиядә каршеринг автомобильләре катнашында 153 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Кызганыч, бу аварияләр сигез кешенең үлеменә һәм 199 кешенең җәрәхәтләнүенә китергән.
  • Ел башыннан Казанда 143 каршеринг автомобиле йөртүчесен җаваплылыкка тартканнар. 10 кеше аек булмаган хәлдә машина йөрткән өчен тоткарланган. Тагын 60 кеше парковка кагыйдәләрен бозу өчен җавап биргән.

Казандагы каршеринг – саннарда – инфографика

«Яндекс. Драйв» мәгълүматлары буенча:

  • Казанда барлыгы 440 «Драйв» хезмәтенә караган машина бар.
  • Ике ел эчендә 2 млн тапкыр каршеринг автомобилендә йөрелгән.
  • Соңгы алты айда машинага утырып сәфәр кылучылар саны эш көннәрендә – 2,7 мең, ял көннәрендә 3 меңне тәшкил иткән.
  • Уртача алганда каршеринг машинасы эш көннәрендә – 7, ялларда 8 тапкыр йөри.
  • «Эконом» дәрәҗәсендәге машина уртача алганда 3 сәгать 50 минут юлда хәрәкәт итә.
  • «Бизнес-класс» һәм «Комфорт» саналганнары – 5 сәгать 20 минут.
  • Каршеринг белән 25–34 яшьлек кешеләр күбрәк файдалана.
  • 35 яшьлек кешеләр саны ике ел эчендә 1,5 мәртәбә арткан.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү