Айгөл Тимербулатова: Олылар кебек: «Эх, безнең заманда!» – дип җибәрәсе килә

Елның иң рәхәт, иң ямьле  фасылына аяк бастык. Мәктәптә укыгандагы төсле «Җәйге каникулың ничек узды?» дигән темага инша язарга кушсалар, нәрсәләрне искә алырлар икән алар? Иң «кызу» җәйләрен кайларда үткәргәннәр? Бүгенге «Ни хәл?» сәхифәсе кунакларыннан әнә шул хакта сораштык.

Айгөл Тимербулатова, блогер:

– Җәй көне урамнан керү юк иде инде. Әнигә өйдәге эшләрне эшләшә идек тә, чыгып чаба идек! Ул җиләк, борчак җыюлар. Бер итәк алма җыеп, шуны капка төбендә ашап утырулар. Су буена барулар, көтү каршыларга төшүләр, йөзек салыш уйнаулар, кич утырырга чыгулар… Олылар кебек: «Эх, безнең заманда!» – дип җибәрәсе килә бу урында.

Җәйге каникулда мәктәп лагерена йөрү дә бик истә калган. Безнең укытучылар аны шулкадәр яхшы оештыра иде. Идел буена походка чыга идек без. Сумка тулы – тәм-том. Белен эченә шпрот балыгы салып ашауны мәңге онытмам! Бик ярата идем лагерьга йөрүне.

Аннан берәр атнага, шәһәр күрергә, кунак булырга дип, Казан йә Чаллыга туганнарга бара идек. Безнең балачактагы җәйге каникуллар үзе бер гомер иде инде. Бик сагынып искә алам!


Фикер өстәү