Казан яшәү өчен иң кыйммәтле шәһәрләр исемлегенә кергән

Россиядә яшәү өчен иң кыйммәткә төшүче шәһәрләрне атаганнар. Мәскәүдән тыш, Казанда һәм Уфада яшәү кыйммәт икән. SuperJob эш эзләү сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Ни гаҗәп: Петербург бу исемлектә сигезенче урынга гына эләккән.

Шулай итеп, сораштыруда катнашучыларның 60 проценты – Уфаны, 58 проценты – Казанны иң “кыйммәт” шәһәр дип белдергән. Мәскәү – респондентларның 87 проценты өчен яшәү чыгымы иң зур булган шәһәр сыйфатында аталган. SuperJob билгеләп үткәнчә, башкалага шундый бәя бирүчеләр саны 2010 елдагыга караганда азрак.

Сораштыру 24 сентябрь – 26 октябрь аралыгында уздырылган. Анда 16 “миллионер”-шәһәрдән барлыгы 10 мең кеше катнашкан.

Шул ук вакытта респондентларның 57 проценты – Краснодарда, 57 проценты – Ростов-Донда, 52 проценты – Волгоградта яшәү чыгымнарының иң зур дип санавын әйткән.

Екатеринбургта яшәүче һәр ике кешенең берсе (50 процент), Санкт-Петербург һәм Красноярскида – халыкның 49ар проценты, Омскида – 47, Самарада – 46 проценты үзләренең шәһәрен барыннан да “кыйммәтрәк” дип бәяләгән.

Түбән Новгород (43 процент), Новосибирск (41 процент), Воронеж, Пермь (38әр процент) һәм Чиләбе (28 процент) исә иң “кыйммәтле” мегаполислар рейтингта соңгы урыннарны алган.

Респондентларның күпчелеге фикеренчә, “миллионер”шәһәрләрдә иң кыйммәте – торак. Мәскәү, Казан, Уфа кебек калаларда яшәүчеләр шулай дип җавап биргән. Ә менә Ростов-Дон, Волгоград, Түбән Новгород һәм Чиләбедә яшәүчеләр торак-коммуналь хезмәтләрне алгы планга чыгарган. Омск, Новосибирск һәм Воронежда яшәүчеләр азык-төлеккә бик күп чыгым тотуларын белдергән. Кораснодарда кафе-ресторанда ашап чыгу бәясе “иң кыйммәте” дип бәяләнгән.


Фикер өстәү