Ата-аналарның өчтән бер өлеше 1 сентябрьгә укытучыларга чәчәк бүләк итмәячәк

Беренче сентябрьгә чәчәк бәйләме 1,5 тапкыр кыйммәтләнгән.

1 сентябрьдә Россиядә мәктәп укучыларының 71 проценты үзләренең укытучыларына чәчәк бәйләмнәре бүләк итәргә ниятли. “Росгосстрах” иминият компаниясе һәм “Открытие” банкы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Ата-аналар бу максатка 1000 сумнан 5000 сумга кадәр акча тотарга җыена. Сораштырудан күренгәнчә, халыкның 87 проценты чәчәк бәяләренең узган елдагы белән чагыштырганда артуын билгеләп үткән.

Шул ук вакытта респондентларның 29 проценты укытучыларга беренче сентябрьгә чәчәк бүләк итәргә җыенмауларын белдергән. Бу күрсәткеч узган елдагыга караганда 11 процентка арткан. Сораштыруда катнашучыларның 38 проценты, чәчәк бәйләме бүләк итүне акчаны җилгә очыруга санап, бу акчаны хәйрия эшчәнлегенә тотуга өстенлек бирүен күрсәткән.

Респондентларның 38 проценты беренче сентябрьгә чәчәк бәйләменә 1000 сумга кадәр акча тотуны планлаштыра. 16 проценты – 1000 сумнан 3000 сумга кадәр (узган елда мондыйлар саны 25 процент булган). 11 проценты исә үз бакчасында үскән чәчкәләрне генә җыеп бирәчәкләрен әйткән.
Тулаем алганда илдә уку елы башына чәчәк бәясе узган елдагы белән чагыштырганда 1,5 тапкыр арткан.
Беренче сентябрь хөрмәтенә иң популяр чәчәкләр – гладиолус (респондентларның 20 проценты шуны күрсәткән), хризантема (19 процент) һәм гөлчәчәк (13 процент).


Фикер өстәү