Рөстәм Миңнеханов Татарстан халыкларының милли киемнәрен җитештерүне җайга салырга кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә уза торган «Казанның Идел буе: халык мәдәнияте образлары» дип аталган яңадан торгызылган традицион күргәзмәдә булды. Ул экспозициягә югары бәя бирде һәм үтемле бәядән милли киемнәр җитештерү киләсе адым булырга тиеш дип искәртте.

ТР Рәисе белән бергә күргәзмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә булды.

«Казанның Идел буе: халык мәдәнияте образлары» күргәзмәсе – XIX йөзнең икенче яртысы – XX йөзнең беренче яртысында Идел буенда яшәгән халыкларның (руслар, татарлар, чувашлар, башкортлар, марилар, мордвалар, удмуртлар) реконструкция ясалган традицион киемнәрен булдыру буенча уникаль проект.

Фото: © Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналы

Күргәзмә фәнни консультантлар җитәкчелегендә халык мәдәниятенең әйдәп баручы осталары үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре буенча әзерләнгән. Алар XIX йөзнең икенче яртысы – XX йөз башындагы шәһәр һәм авыл халкының барлыгы 29 костюмын яңадан торгызган.

Костюмнарның күп кенә элементлары музей экспонатлары һәм шәхси коллекцияләр нигезендә кулдан эшләнгән, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

«Бик тә кызыклы экспозиция, — дип бәяләде күргәзмәне Миңнеханов. – Киләсе адым – кешеләр күңелләренә хуш килгән милли киемнәрне сатып ала алсын өчен шундый костюмнар җитештерүне җайга салу. Бу эшне халык һөнәрчелеге осталары белән бергә алып барырга кирәк».

Фото: © Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналы

ТР Рәисе үзенең телеграм-каналында костюмнарны яңадан торгызу өчен төрле районнарга чыгып, архивларны өйрәнгән тарихчыларның хезмәтен билгеләп үтте.

«Музейда республикабызда яшәгән халыкларның көндәлек киемнәрен дә, бәйрәмгә кия торган киемнәрен дә күрергә мөмкин. Барыгызны да күргәзмәгә чакырам!» – дип язган ул.

Күргәзмә 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Киләчәктә аны Татарстан Халыклар дуслыгы йортында урнаштырырга ниятлиләр.

Фото: © Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналы

 

Татар-информ


Фикер өстәү