1 сентябрьдән Татарстанда ислам банкингын гамәлгә кертә башлыйлар

Тәҗрибә рәвешендәге әлеге эш илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда башланачак. Федераль канун нигезендә, бездән кала, ислам финанслары системасын Башкортстан, Чечня һәм Дагыстанда сынап караячаклар. Тәҗрибә ике ел дәвам итәчәк. Татарстанда нәрсәләр эшләргә җыенулары билгеле инде. Бу хакта журналистларга Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.

Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтүенчә, ислам финанслары системасында теләсә кайсы оешма катнаша ала. «Моның өчен гариза язарга кирәк. Тәҗрибәдә теләге булган һәр оешма катнашырга мөмкин. Үзәк банк аларны махсус реестрга кертәчәк. Биредә үк ислам банкингы системасында катнашучыларга бирелә торган хокуклар, тәкъдимнәр һәм дәүләт ярдәме чаралары белән дә танышырга мөмкин булачак. Мәсәлән, алга таба шәригать кануннары буенча ипотека рәсмиләштерүчеләр ана капиталыннан файдалана алачак», – диде ул Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Министр әйтүенчә, моңа кадәр кредит оешмалары тәкъдим иткән гадәти продуктлар белән чагыштырганда, ислам продуктлары кыйммәтрәккә төшә иде. «Канун нигезендә без аларны үзара тәңгәлләштерергә тырыштык. Ягъни ислам продуктлары моңа кадәр дә тәкъдим ителде. Тик әлеге өлкәне көйләүче төгәл кануннар булмаганлыктан катлы-катлы юл узарга туры килде. Бу исә ахыр чиктә кулланучыга күрсәтелгән теге яки бу хезмәтнең бәясендә чагылыш тапты. Болар барысы да канунда исәпкә алынды. Ислам финансларында шул ук ипотека төшенчәсе дә юк бит, анда бурыч түләүнең вакытын озайтып сату (рассрочка) гына бар. Канун боларның барысын да көйләячәк. Тәҗрибәдә катнашучылар һәм тәкъдим ителгән продуктлар күбрәк булган саен кимчелекле урыннарны ачыкларга, алга таба аларны камилләштерергә җиңелрәк булачак. Яңа эш иң беренче чиратта әнә шуңа юнәлдерелгән», – дип аңлатты Мидхәт Шаһиәхмәтов.


Фикер өстәү