Васыять

Яңа Чишмә районы Зирекле авылында Газыймовлар гаиләсен туган як тарихын өйрәнүчеләр буларак кадерлиләр. Шуңа күрә Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты оештырган  «Без тарихта эзлебез» фестивалендә катнашып, җиңүгә ирешүләре бер дә гаҗәп түгел аларның. Ни кызганыч, 80 яшен тутырган  гаилә башлыгы Мидхәт ага гына күптән түгел бакыйлыкка күчкән  булып чыкты. Күрешергә дә, сөйләшергә дә насыйп булмады.  Әмма шунысы сөенечле: авыл аның истәлекләре белән яши. Бу бүген генә түгел, буыннан-буынга шулай дәвам итәр әле, чөнки ул, авыл тарихын өйрәнеп, музей төзеп калдырган.  

Соңгы хат

Мидхәт ага гаиләдә бишенче бала булып, 1942 елның 2 гыйнварында дөньяга аваз салганда, аның әтисе Гариф  сугыш кырында дошманнарга каршы көрәшә. Ул 1941 елның декабрендә фронтка алына һәм 1943 елның февралендә Великие Луки шәһәре госпиталендә сугыштан алган яралардан вафат була.  Ата белән ул күрешә алмыйлар.  Әниләре Рәхилә биш баланы берүзе тәрбияләп үстерә. Әтисенең төпчек улына язган хаты гына кала: «Улым Мидхәт, белем алырга тырыш. Үгет-нәсыйхәтләремне васыять итеп әйтәм: туган җиреңне, туган туфрагыңны ярат. Авылыбызның тарихын, ата-бабаларыбызның  нәселен өйрән, киләчәк буынга, халыкка тапшыр, туганнар белән элемтәне өзмичә, аны ныгытып, кулыңнан килгәнчә ярдәм ит…» Бу Гариф абыйның соңгы хаты була. Мидхәт абый бәйгегә әзерләнгәндә мондый сүзләр язып калдыра: «Мин гомерем буена әтиемнең васыятен  истә тотып, аны үтәргә тырышып яшәдем».

Музей

Урта мәктәпне тәмамлагач, егет ерак китми, шунда ук электромонтер булып эшкә урнаша. Бер елдан соң Казан дәүләт университетының  журналистика  бүлегенә читтән торып укырга керә, башлангыч сыйныфларда рус теле һәм рәсем дәресләре укыта башлый.  Совет Армиясе сафларында  өч ел хезмәт итеп кайтканнан соң ул, киләчәкне уйлап, төпле адым ясый:  тарих бүлегенә күчә.      Авыл мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме дәресләре укытырга алына. Туып үскән «Кичуй» колхозы тарихын тикшереп өйрәнү аның диплом эше була.    Мидхәт ага  фикеренчә,  туган як тарихын өйрәнә башлау өчен бу аңа зур этәргеч ясый.  Ул, архивларда утырып,  авыл, аның халкы турында кыйммәте булмаган материал җыя башлый.    Аның җитәкчелегендә тирә-яктагы 17 авылдан Зиреклегә килеп урта белем алган укучыларның язмышларын да өйрәнәләр. Шулай итеп, мәктәптә башта «Мәктәпне тәмамлаучылар» музее барлыкка килә.   Тарих укытучысы шул ук вакытта  аерым бинада авыл музеен оештыру турында да хыяллана.  Мәктәп музеена 10 ел тулган елны, Татарстан Дәүләт музее филиалы буларак, «Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше» музее ачыла.

Мидхәт ага бу эшкә чын күңелдән бирелә. Музей оешкан көннән алып фондларны саклаучы булып торган  тормыш иптәше Зәйтүнә апа  аңа ярдәм итә. Зирекле кызы булгач, аның күңеленә дә  бу эш бик якын була. Мәктәптә дә бергәләп эшлиләр: Алабуга педагогия институтын тәмамлап, физика укытучысы булып кайта кыз авылга.  Балалары да актив катнаша. Музейда алар иҗат иткән матур картиналар эленеп тора. Бик шәп китапханә дә бар.

2017 елга кадәр җитәкчелек итә Мидхәт ага музейга. Аннан соң да  туктамый. Фәнни хезмәткәр, киңәшче буларак эшчәнлеген дәвам иттерә.  Ничә еллар буена тупланган тәҗрибәсен тапшырып калдырырга тырыша. Үзенә алмаш әзерләргә дә онытмый.  Мәктәп елларыннан бирле эзләнү эшләрен  Мидхәт абыйсы белән бергә алып барган Лидия   Лотфуллина остазының  гомерлек эшен дәвам иттерергә алына. Музейның бүгенге директоры ул. «Мәктәптә музей эшли башлагач та, Мидхәт абый мине музей түгәрәге җитәкчесе итеп куйды. Тарих дәресләрен укытты. 1998  елдан   музей хезмәткәре булып эшли башладым.  Остазым янәшәсендә  24 ел хезмәт куйдым», – ди Лидия Зөфәр кызы бу җәһәттән.

Күпьеллык хезмәт нәтиҗәсе буларак, авыл һәм аның халкы турында  алты китабы, бәет җыентыклары һәм башка китаплары дөнья күрә Мидхәт аганың.

Бүген музейда 1356 төп һәм 71 өстәмә фонд экспонатлары саклана. Монда авыл кешеләре кулы белән дистә еллар буена ясалган әйберләр: сөлгеләр, намазлык, эскәтерләр, чигелгән мендәр тышлары һәм башка бик күп нәрсәләр бар. Аларның күбесе  XIX гасыр урталарыннан XX гасыр урталарына чаклы эшләнгән. Бүгенге эшләнмәләр дә байтак. Татарстан Милли музее белгечләре бәяләгәнчә, Зирекле музееның сөлгеләр коллекциясе – республикада иң саллысы.  Бу – Мидхәт абыйның зур казанышы.

Бәйгедә дә музейдагы экспонатларның бер өлешен күрсәтергә тырыша алар. Татар сөлгеләрен күргәч, җыелган халык сокланудан аһ итә.

– Бүген музеебызда 340 сөлге саклана, – ди  Лидия ханым. – Алар арасында Газыймовлар һәм Лотфуллиннар эшләгәннәре шактый.  Зәйтүнә апа чиккән «бирнә сөлгесе» дә биредә саклана. Гомумән, бу нәселнең барлык хатын-кызлары да кул эшләренә бик оста булган. Кияүгә чыкканда, һәрберсе ир-егетләренә  сөлге чигеп бүләк иткән.  Әбиләре тукыган станок та биредә саклана.

Музей ачылганнан бирле анда 30 меңнән артык кеше булган, 1,5 мең экскурсия, 370 массакүләм чара үткәрелгән.  Бөтен шартлар булганлыктан, берничә тапкыр музей хезмәткәрләре  семинарлары да узган. Соңгы елларда Мидхәт ага  район авыллары тарихы турында материаллар да җыя башлаган була.

Тап төшерми

Кыскасы, Ватанны яклап кан койган әтисенең йөзенә дә, васыятенә дә тап төшерми ул. 1999 елда Мидхәт Газыймовка «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Ул – хезмәт ветераны. «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнә. Мактау грамоталары, дипломнары, Рәхмәт хатлары да бик күп.  Музей  төрле бәйгеләрдә  берничә тапкыр җиңеп тә чыга.

Авыл халкы өчен үрнәк булып торган Газыймовлар гаиләсендә  биш бала үсә: кызлары – Алсу, Чулпан, Ландыш, уллары – Булат, Алмаз. Барысы да гаиләле, балалар тәрбиялиләр. Һөнәр сайлаганда да әти-әниләре эзеннән әллә ни тайпылмыйлар. Укытучылар да, журналистлар да, тәрбиячеләр дә бар арада. Кече уллары Алмаз гына нефтьче эшен үз иткән.   Алар барысы бергә   үз нәселләрен тугыз буынга кадәр өйрәнеп, 497 кешене барлыйлар.     2007 елда алар бергәләп Псков өлкәсе Великие Луки районындагы Беседино авылына,  Гариф ага җирләнгән   туганнар каберлегенә барып кайталар. Димәк, үзе сугышка киткәндә, әле ана карынында гына калган балага шундый зур эш йөкләп, бер дә ялгышмаган ата.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 

 


Фикер өстәү