Игорь Комаров II Казан Глобаль яшьләр саммитының пленар утырышында катнаша

Бүген Казанга эш сәфәре белән Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров килде. Аны Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

Эш сәфәре кысаларында Игорь Комаров бу көннәрдә республика башкаласында уза торган II Казан Глобаль яшьләр саммитының пленар утырышында катнашачак, шулай ук берничә очрашу үткәрәчәк.

Быелгы яшьләр саммитының темасы – «Хәзерге заманда балалар һәм яшьләрне тәрбияләүдә традицион кыйммәтләрнең роле». Саммитта берничә илнең яшьләр эшләре буенча министрлары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретариаты, Ислам тарихын, мәдәниятен һәм сәнгатен өйрәнү буенча халыкара фәнни-тикшеренү үзәге, фәнни һәм технологик хезмәттәшлек буенча даими комитет вәкилләре катнаша.


Фикер өстәү