Фукусима суы зыянлымы?

Бөтендөнья кризисы тирәнәюен дәвам итә. Bloomberg агентлыгы, Американың бюджет дефициты моңарчы күрелмәгән тизлектә үсә, дип сөрән сала. Дефицитның масштабы күпне күргән инвесторларны да хәвефләндерә, ди. Чүпкә очучы валюталар исемлеген үткән атнада Пакьстан рупиясе тулыландырды. Бер долларга хәзер 303,01 рупия килә. Ел башыннан милли валютаның девальвациясе 50 проценттан артты. Хөкүмәт түнтәрелешләре еш була торган илдә валюта мәтәлчеге яңа фетнә чыгу куркынычын көчәйтә.

Кытайда кризис өстенә кризис өелә. Илдән кызу темплар белән капитал кача башлады. Җирле хакимият органнарының бурычлары 9 триллион доллардан ашкан. Чыгымнарны киметми генә бурычлар кризисыннан чыгып булмый. Чыгымнарны кисү кризисны көчәйтәчәк. Пекин ил икътисадын бурычларны үстерү хисабына гына тотып тора.

Үткән атнада Япония унике елдан артык вакыт элек җир тетрәү нәтиҗәсендә атом-төш аварияләренең халыкара шкаласында иң югары 7 нче дәрәҗәдәге һәлакәткә юлыккан «Фукусима – 1» атом станциясендәге суны океанга агыза башлады. Япониянең үз белгечләре һәм МАГАТЭ экспертлары, суның зыяны юк, дип баралар. Мәгълүмдер ки, атом станцияләре су белән суытыла. Блокларны сүндергәч тә суытуны дәвам итәргә кирәк. Суыту өчен тотылган менә шул су 11 елдан артык тупланып килгән, хәзер аны агызмый булмый. Белгечләр, суда зыянлы радиоактив матдәләр юк, дип бара. Бары тик аз күләмдә тритий гына кала икән. Ул да рөхсәт ителгән нормадан 952 тапкыр ким. Суны агызу 30–40 ел дәвам итәчәк. Шуңа карамастан, Япония белән чиктәш илләрдә гамәл   ризасызлык тудырды. Кытай, вазгыятьтән файдаланып, Япониядән диңгез продуктларын кертүне тыйды. Фукусима суы берничек тә Кытай ярларына, шулай ук Россия һәм Корея төбәкләренә барып җитә алмый, диләр. Океандагы агымнар юнәлеше моңа юл куймый икән. Пекинның демаршы сәүдә сугышлары кысасындагы бер адым гына дип бәяләнә.

Бу адым японнардан бигрәк чиннарның үзләрендә тетрәнү тудырды. Илдә тоз бизгәге башланды. Халык кибетләрдәге барлык тозны кырып-себереп алып бетерде. Кытайлылар, каяндыр ишетеп, радиация белән агуланудан тоз, бигрәк тә йодлы тоз саклый, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Шул сәбәпле туган ажиотаж киштәләрне чистарткан. Япон хакимиятләре көн саен АЭС тирәсендәге суны тикшереп, нәтиҗәсен игълан итеп торачаклар. Әлегә диңгез продуктларында һәм балыкта куркыныч берни дә юк, диләр.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов  

 

 


Фикер өстәү