Рөстәм Миңнеханов “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминовка “Дуслык” орденын тапшырды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан журналистикасы “йолдызы”, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминовка “Дуслык” орденын тапшырды.

Илшат Әминов массакүләм мәгълүмат чараларнын үстерүгә зур өлеш кертүе, күп еллар буе нәтиҗәле эшләве һәм актив иҗтимагый эшчәнлек алып баруы өчен “Дуслык” ордены белән бүләкләнгән.
Исегезгә төшерәбез “Дуслык” ордены 2015 елның 25 апрелендә гамәлгә куелган. Татарстанның әһәмияте ягыннан икенче урында торучы дәүләт бүләге бу. Иң зур бүләк – “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены. “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале исә – әһәмияте ягыннан өченче.


Фикер өстәү