Илшат Әминов “Дуслык” ордены белән бүләкләнде

“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов “Дуслык” ордены белән бүләкләнгән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән указга кул куйган. Документ республика башлыгы сайтына урнаштырылган.

Указда әйтелгәнчә, Илшат Әминов массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш кертүе, күп еллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен бүләкләнә.
Исегезгә төшерәбез: алдагы көнне аңа алтмыш яшь тулды. Илшат Әминовны юбилее уңаеннан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев котлады.


Фикер өстәү