28 июль көне тарихта ниләр белән истә калды?

Россиядә PR белгечләре көне

2004 елның 28 июлендә Россия PR-җәмгыяте (PR — Public Relations — җәмәгатьчелек белән элемтә) беренче тапкыр һөнәрне дәүләт теркәве көнен бәйрәм итә. Нәкъ шул вакыттан ел саен PR-белгеч көнен бәйрәм итү традициясе барлыкка килә.

PR-белгеч бурычларына компания имиджы өстендә эшләү, клиентлар, партнерлар, дәүләт учреждениеләре һәм инвесторлар белән уңай мөнәсәбәтләр булдыру, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү, презентацияләр һәм төрле иҗтимагый чаралар оештыру керә.

 Беренче Бөтендөнья сугышы

Бу көнне 1914 елда Беренче Бөтендөнья сугышы башлана. Бу кешелек тарихында иң эре кораллы низагларның берсе була. Сугышта 1,5 млрд кеше яшәгән 38 дәүләт катнаша. Бу сугышта 9-10 миллион кеше үлгән, 55 миллионга якыны яраланган.  Ул вакытта Россия империясенең 1 млн 811 мең гражданы яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган.

Брестны азат итү

1944 елның 28 июлендә Брест шәһәре Люблино-Брест операциясе нәтиҗәсендә азат ителә. Моңа 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре маршал Константин Рокоссовский командованиесе ярдәмендә ирешелә. Брест өлкәсенең торак пунктларын «Багратион»  Белорус операциясе барышында ( 1944 елның 23 июне –  29 августы) азат итәләр.

 Бармак эзләре

1858 елның 28 июлендә криминалистикада беренче тапкыр дактилоскопия кулланыла. Бу технологиягә нигез салучы инглиз Уильям Гершель була. Ул шулай ук җинаятьчеләрне эзләү максатыннан бармак эзләрен кулланырга тәкъдим итә. Бармак эзе буенча шәхесне идентификацияләү – бүген иң киң таралган биометрик технология.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 

 


Фикер өстәү