Риман Гыйлемхановка Габделбәр Ризванов: «Бәясен беләсең – ике алма»

– Габделбәр, бүген минем урынга кизү тора алмыйсыңмы?

– Ярар. Бәясен беләсең – ике алма.

«ВТ»ның иң өлкән журналистларының берсе ул – Габделбәр Ризванов. Нинди генә гозер белән мөрәҗәгать итмә: «Ярар!» – дип кенә тора һәм: «Бәясе – ике алма», – дип өстәргә дә онытмый. Беркөнне мине машинасы белән бакчага илтеп куйды, икенче көнне килеп, эшкә алып китте. Казанга кайтканда Биектау кибетенә кереп өрекле, кара җимешле пирог алдым да Габделбәргә: «Хатының Асия белән кара-каршы утырып чәй эчәрсез», – дидем. Алмый гына бит: «Ике алма бирсәң, шул җиткән», – ди. Бер-беребезгә үпкәли башладык, талашып китә яздык.

Мин: «Габделбәр, без синең белән хезмәттәшләр генә түгел, университет буенча сабакташлар да, бер-беребезне инде ярты гасырдан артык беләбез. Шул илле өч елга бер мәртәбә дә пирог алып бирергә хакым юкмыни?» – дигәч, башта аптырап калды бу, аннан икебез дә көлә башладык. «Габделбәр, – мин әйтәм, – хезмәт күрсәткән өчен бәяң ни өчен ике алмадан артмый?» «Бушка килгән әйбернең бәрәкәте булмый, диләр бит. Шуңа күрә «бизнес»ыма «ике алма» дип такса куйган булдым инде кызык өчен генә. Бөтен нәрсә түләүле заман бит!» – дигән була Габделбәр. Әйе, без әнә шулай шаярткан булабыз. Ә асылда бер-береңә ярдәм итәргә атлыгып тору тәрбиядән, заман тәрбиясеннән килә.

Без яшь чакта: «Аз рәхәткә, күп михнәткә түзә адәм баласы…» – дип җырлап, урам әйләнә идек. «Михнәт» дигән сүз телгә, җырга каян килеп кергән диген! Сугыш тәмамланып, дүрт кенә ел узгач тусак та, бернинди михнәт күрмәдек без, ачлы-туклы яшәмәдек. Мичтә тәгәрәткән, я ярып пешерелгән бәрәңгедән, тары боткасыннан, өстенә юка гына итеп май ягып, бераз шикәр комы сипкән мич ипиеннән тамак туя иде. Хәер, ул чакта ризыкны сайлап алу мөмкинлеге дә булмады инде аның.

Бер көнне бакчада карбыз ашап утырабыз. Тугыз яшьлек оныгым Кәрим: «Дәү әти, карбыз төшен йотсаң, эчеңдә карбыз үсәчәк, дип бала чакта сезне дә куркыталар идеме?» – дип сорап куйды. «Кечкенә вакытта безгә карбыз эләкмәде шул, улым», – дигәч, бик аптырады. «Ничек инде эләкмәде?» – ди. «Менә шулай, авыл кибетендә карбыз юк иде, аның өчен Казанга барып йөреп булмый бит инде, акча да әллә ни юк иде, улым». Кәрим зурларча итеп: «Да, были времена», – дип куйды да аннан соң ашап бетергәнче берни дә дәшмәде, соңыннан хатыным Фәридәдән: «Дәү әни, син дә дәү әти шикелле хәерче идеңме?» – дип сораган. Көлә-көлә эчләр катып бетте. И, сабыем, сине нинди тормыш сынаулары, нинди язмыш көтә икән инде?! Кәрим әйткәннәрне Габделбәргә дә сөйләдем, без әкрен-әкрен тормыш фәлсәфәсенә кереп киттек. Кешене, яхшымы ул, яманмы, гыйбрәт тәрбияләвен беләбез, бу яктан җеннәребез килешә. Ә менә гыйбрәтләр ничек барлыкка килә, алар үзләреннән-үзләре туамы, әллә монда кеше кулы уйныймы? Габделбәрнең ике алма өчен кемгәдер яхшылык эшләве нәрсә? Хикмәт бушлай килгән нәрсәнең бәрәкәтсез булуында гынамы? Хезмәттәшемнең эшне ике алма белән бәяләве бизнеска пародия сыман инде, ә асылда без – җәмгыятьнең бер чор җимешләре. Габделбәр әйтмешли, күпмедер дәрәҗәдә юксыллык заманы безне кеше хәленә керергә өйрәтте. Мин, тормыш һәр кешегә бер алдын, бер артын күрсәтергә тиеш, димим, яшәү көннән-көн әйбәтләнә барсын, тик кеше юләрлеге белән ачы гыйбрәт татырга туры килмәсен иде. Гаилә – җәмгыятьнең бер күзәнәге, диләр. Безнең «ВТ» редакциясе дә бер гаилә кебек. Бездә әби-бабай, әти-әни, балалар һәм оныклар бар. Әмма яшь аермалары төрле булса да, кеше хәленә керү – беренче урында. Димәк, бәндә баласын заман гыйбрәтләре генә түгел, үзебез үк тудырган мохит тә тәрбияли. Үз «өебез»дә безгә рәхәт, уйлар, омтылышлар уртак, вакытлар «алмашып» шаярышкан да булабыз.

Мин җае чыккан саен Габделбәргә: «Алма бизнесың ничек бара?» – дип төрттерәм. Беркөнне ул Разил Вәлиев шигыренә җырланган «Бер алманы бишкә бүләек» җырының бер куплеты белән җавап бирде. Ул җырны мин дә беләм һәм уйга баткан чакларымда шыңшып куям.

Шатлык килде, кайгы төште…

 Бәхетләр соң кем өлеше?..

Бәхет булып алма пеште –

Бер алманы бишкә бүләек.

Сез дә көйләп куегыз. Ул халык көенә җырлана бит. Бәхет алмаларын бүлешеп кенә яшәргә язсын иде.

Риман Гыйлемханов

 


Фикер өстәү