Махсус хәрби операция зонасына киткән җырчы Радик Динәхмәтов: «Якыннарымның берсе дә «барма» дип әйтмәде»

«Әле дә син бар әле дөньяда», «Зәңгәр күзле кызны сагынам», «Күрше хакы – тәңре хакы» кебек җырлары аша танылган, Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтовның үз теләге белән махсус операциягә китүе турында хәбәр иткән идек.

«Интертат» хәбәрчесе җырчы белән элемтәгә кереп, аның хәлләрен белешкән.

Китәсен әйткәч, гаиләсе ничек кабул итүе турында ул болай дигән:

«Барма» дип, берсе дә әйтмәде. 45 яшьлек сеңлекәшем генә: «Син бу турыда әнкәйгә ничек әйтәсең?» – дип сорады. «Мин әнинең реакцияcе нинди булачагын беләм», – минәйтәм. Шулай булып чыкты да. Әнкәй янына килеп: «Әнкәй, мин үз теләгем белән 1 елга хәрби оркестрга контракт төзедем», – дидем. Чөнки ул вакытта оркестрда хезмәт итәчәгемә тулысынча ышана идем әле. Әнкәй, кулын күтәреп, белгән бөтен догаларын укып чыкты да: «Балакаем, исән-сау йөр. Үзеңнең теләгең, хәерле булсын», – диде. Сеңлекәш әнинең бу сүзләреннән аптырап ук китте.

Улым тыныч кабул итте. Ул инде зур егет, тиздән 18 яшен тутыра. Әле яңа гына мәдәният институтына укырга керде.

32 яшьлек кызым борчылып алды. Хәрби оркестрда эшләячәкмен, дигәч, якыннарым: «Кайчан репетиция башлана?» –- дип, гел сорап тордылар. Аларга озакка сузмыйча гына дөресен әйтергә туры килде. Әнкәй генә хәрби оркестр җыелмаганны, минем санитар булып хезмәт итәчәкне белми әле.

Барысына да: « Борчылуыгыз миңа ярдәм түгел. Җылы сүз, изге теләкләр генә кирәк. Сез бу ситуацияне кабул итәргә тиешсез. Кабул итсәгез, сезгә дә, миңа да җиңел булачак», – дип аңлаттым, дип сөйләгән җырчы.

«Кызганыч, тормыш шундый нәрсә инде: гаиләбез моннан 6 ел элек таркалды. Шуңа да карамастан аралашып яшибез, әлхәмдүлилләһ», — дигән ул.Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән белешә аласыз.


Фикер өстәү