Танылган атказанган артист үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына киткән

Башкортстанның атказанган артисты махсус хәрби операция зонасында хезмәт итәргә карар кылган. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр ителә.

«Минем яңа вазыйфам – медвзвод санитары», –  дип сөйләгән 58 яшьлек Радик Динәхмәтов.

Ул  яраланган сугышчыларга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнүен һәм тулы хәрби әзерлек үтәргә җыенуын хәбәр итә. Ул шулай ук һәр көнне полигондагы иптәшләре белән өйрәнүләр узуын әйткән.

Тән ярасын дәваларга җыенган җырчы махсус хәбри операциядә катнашучыларга рухи азык та бүләк итә. Ул хәрбиләр алдында чыгыш ясарга да өлгергән.

Радик Динәхмәтов «Әлдә син бар әле дөньяда», «Зәңгәр күзле кызны сагынам» җырлары белән тамашачы мәхәббәтен яулаган иде.


Фикер өстәү