Миңнеханов һәм Шәймиев Уфада Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашуда һәм матәм митингында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфада, анда Мортаза Рәхимов белән хушлашу һәм җеназа чарасы уза.

Уфадагы бу чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнаша.

Башкортстан Республикасының беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашу «Башкортстан» ДКЗда уза.

Мортаза Рәхимов белән хушлашу Башкортстан Республиксының милли каналы аша турыдан-туры трансляцияләнә.

Матәм митингын Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров ачты. Мортаз Рәхимов турында сөйләгәндә, ул «масштаблы шәхес, гражданин һәм кеше» дип ассызыклады. Мортаза Рәхимов кешеләрне берләштерүдә мөһим роль уйнады, бүгенге Башкортстан, аны илнең куәтле көчле төбәгенә әверелдерү өчен күп эш башкарды. «Ул кешеләр белән очрашырга ярата иде, аларның кәефләрен сораша иде, һәм кешеләр дә аңа тартылалар иде», — диде Игорь Комаров.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, митингта чыгыш ясап, бүген без «башкорт халкының бөек улы, күренекле дәүләт эшлеклесе»н озатабыз, диде. Без шушы чорның, катлаулы чорның символы булган кеше белән саубуллашабыз. Чын лидер иде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бөтен Татарстаннан һәм шәхсән үзеннән тирән кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде.«Башкортстанның беренче Президентын соңгы юлга озатабыз, — диде ул. — Ул безнең өчен якын кеше иде. Бу бөтен ил өчен зур югалту. Мортаза Рәхимов Минтимер Шәймиев белән дус иде, һәм бу безнең тыгыз элемтәләрдә чагылыш тапты». Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Рәхимов Татарстанда узучы күп кенә чараларда еш катнашкан, ул үз халкы файдасына бөтен көчен һәм белемен биргән, бөтен халык һәм ил өчен үрнәк булган. «Мин аңа һәрвакыт зур хөрмәт белән карадым, — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. — Мортаза Рәхимов безнең йөрәкләрдә һәрвакыт булачак».

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Мортаз Рәхимов турында да бик җылы сүзләр әйтте. «Мортаза Гобәйдулла улы белән без ярышып эшләдек, көнләштек тә, бәхәсләштек тә, әмма һәрвакыт уртак тел таба идек. Ә аның белән дә һәм минем белән дә уртак тел табу һәрвакытта да җиңел түгел», — дип белдерде ул.

Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, татарлар һәм башкортлар – Россия үсешенә зур сәяси һәм икътисадый өлеш керткән тугандаш халыклар.

«Ул тарихта яхшы эз калдырды, — диде Минтимер Шәймиев Мортаз Рәхимов турында. — Ул күп нәрсәгә иреште. Россия үсешенә сәяси яктан да, хуҗалык эшләрендә дә җитди өлеш кертте. Барысы да җиңел бирелмәде, үзгәртеп кору еллары да булды. Әмма иң мөһиме Татарстан һәм Башкортстан җитәкчелеге бу күркәм традицияләрне дәвам итүгә иреште һәм хәзер дә ирешеп килә».

Мортаза Рәхимов мөселман зиратында җирләнәчәк.


Фикер өстәү